+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
12 март 2015, 23:00

Һәр бала гаиләдә тәрбияләнергә тиеш

Әлеге фикер чыгышларда кызыл җеп булып үтте.Уфада балалар хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча белгечләрнең “Мегаполис. Балачак территориясе” Бөтенрусия форумы ачылды. Оештыручылары — Уфа шәһәре хакимияте, Опека һәм попечительлек буенча идарә, Социаль ятимлекне профилактикалау хәйрия фонды, Шәһәр үсеше иҗтимагый фонды.

Форумны ачу тантанасында Уфа шәһәре мэры Ирек Ялалов, Социаль ятимлекне профилактикалау хәйрия фонды директоры Александра Марова, Бала хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Милана Скоробогатова катнаштылар.
— Әлеге форум — шәһәребез өчен әһәмиятле вакыйга. Уфа Русиянең миллионлы шәһәрләре арасында яшьләр саны буенча беренче урында. Киләсе 20 елда безгә көндәш булырдайлар юк. Әмма уңай тенденцияләр белән беррәттән, ятим балалар саны да арта. Бу проблема Башкортстанда гына түгел, ил буенча да күзәтелә. Әйтергә кирәк, башкалабыз белгечләре бу өлкәдә бай тәҗрибә туплады һәм форумга килүчеләр белән уртаклашырга әзер, — диде Ирек Ялалов.
Форумның максаты — социаль ятимлекне профилактикалау өлкәсендә эш тәҗрибәсе белән уртаклашу һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм булган ба­лаларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау проблемаларын тикшерү өчен шартлар булдыру, авыр тормыш хәлендә һәм ятим балаларны гаиләләргә урнаштыру төрләрен үстерү.
Форумда илнең 32 төбәгеннән законнар чыгару һәм башкарма власть органнары, төбәк власть органнары, дәүләт учреждениеләре һәм коммерция карамагында булмаган оешмалар вәкилләре, балалыкны саклау өлкәсендә 150дән артык белгеч катнаша.
Җыенда катнашучылар бүген дүрт секциягә бүленеп эшләячәк. Шулай ук, Уфа шәһәре учреждениеләрендә осталык дәресләре үткәрү каралган, кунаклар ятим балалар өчен тәгаенләнгән оешмалар эшчәнлеге белән таныша алачак. Танылган белгечләр эш тәҗрибәсе белән уртаклашачак, балалар хокукларын яклау буенча яңа технологияләр тәкъдим итәчәк.
Форум ахырында матбугат конференциясе үтәчәк һәм резолюция кабул ителәчәк.
Читайте нас: