+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
2 июнь 2015, 23:56

Нәниләрнең көлүенә күмелсен Җир шарыбыз!

Кичә башкала мәйданнарында күпсанлы бәйрәм чаралары үтте.Башкаланың Ленин исе­мендәге паркында Халыкара балаларны яклау көненә багышланган “Планета балалары — дуслык­та!” дигән бәй­рәм тантанасы узды. Анда республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов, Уфа шә­һәре хакимияте башлыгы Ирек Ялалов, башка җитәкчеләр катнашты.

Бәйрәм башкаланың Киров районы балалары өчен оештырылса да, анда катнашучылар Уфаның башка районнарыннан, авыллардан да килгән. Алар сәхнәдә Башкортстан тел­е­видениесенең “Тамыр” балалар студиясе каршындагы иҗат коллективлары белән бергә чыгыш ясады. Биредә, шулай ук, “Сулпылар” бәйгесе лауреат­лары да сәхнә тотты.
— Әлеге бәйрәм чарасына ике меңгә якын бала җыелды, - диде оештыручыларның берсе, “Тамыр” студиясе директоры Гөлназ Колсарина. — Катнашучылар арасында “Тамыр” ачкан “йолдызчык”лар да, башкаланың билгеле “Танцкласс”, “Формула танца”, “Звездочки” коллективлары, Нариман Сабитов исемендәге музыка мәктәбе оркестры да бар. Мондый бәйрәмне без өченче тапкыр оештырабыз, ул тагын да дәвамлы булыр, дип ышанабыз.
Тантанага килгән балалар “Тамыр” студиясе аша экранда гына күргән геройлар белән янәшә торып уйнады, җырлады-биеде, күңел ачты.
* * *
Җәйге беренче көннең эссе кояшы нурларын юмарт өләшә, аллы-гөлле киенгән балаларның чәчләреннән сыйпый, иркәли. Ә аларның эсселектә эше юк, дөньяларын онытып, әйлән-бәйлән уйный, сабын шарлары очыра, асфальтта рәсемнәр ясый, ихлас көлә һәм зур игътибар белән сәхнәдәге тамашаны күзәтә.
Балачактан да матур нәрсә бар дөньяда? Юк. Моны Уфа “Нур” татар дәүләт театры бинасы каршында Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан оештырылган искиткеч бәйрәм тагын бер кабат исбат итте. Бирегә республикабызның төрле төбәкләреннән балалар җыелды. 11 яшьлек Алина һәм Лиана Әсбаповалар, мәсәлән, ерак Мәчетле районының Әҗекәй авылыннан ук килгән. Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган “Бабам белән горурланам” иншалар кон­курсында җиңү яулап, бәйрәмгә чакыру алганнар.
“Символ” балалар театры студиясенә йөрүче 84нче татар гимназиясе укучылары, чын артистларча оста тамаша күрсәтеп, һәммәсен таң калдырды.
Балалар артистлар белән бергәләп биеде, җырлады, бәйгеләрдә катнашып, татлы күчтәнәчләргә, “Әллүки” журналына ия булу бәхетенә иреште.
Соңыннан һәммәсе дә “Нас­ретдинның алтын ишәге” спектаклен карады, инша конкур­сында җиңүчеләр бүләкләнде.

Резида ВӘЛИТОВА,
Ләйсән Якупова.
Читайте нас: