+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
9 июнь 2015, 22:42

Менә, ичмасам, бакча!

Яшь буынны хәстәрләү — районда өстенлекле юнәлеш.Яңа Тәтешле авылындагы балалар бакчасын күргәч, ирексездән тел шартлатып куюыбызны сизми дә калдык — вәт ичмасам, бина! Зур булмаган авылдагы ике катлы бакча, чыннан да, безне аптыратты. Ә аның эченә кергәч, барлык уңайлыкларны, зәвыклы бизәлешне күреп, сокландык.

— Балалар да тәүге мәлләрдә ап-ак раковина, унитазларны күреп аптырады, бик кызыкка күрде, — ди бакча мөдире Ольга Константинова. — Авыл йортларының барысында да уңайлыклар өйдә түгел бит, ә безнең малайлар һәм кызлар хәзердән үк: “Мин дә үскәч йортымны шундый итеп салам”, — дип план кора.
Мондый зур һәм иркен бакчаны элекке авыл Советы һәм хуҗалык идарәсе бинасында узган ел ачканнар. Дөрес, бик зур ремонт таләп ителгән. Моның өчен бакча хезмәткәрләре, ата-аналар хөкүмәткә, район хакимияте җитәкчелегенә рәхмәтле. Барлык бүлмәләрдә дә күзнең явын алырлык яңа җиһазлар, уенчыклар, спорт кирәк-ярагы. Балалар бакчасына 48 бала йөри, шуларның икесен әти-әниләре күрше авылдан алып килә. Тәрбиячеләр Нина Гайниярова, Алина Шәретдинова, Олесья Гафиуллина нәниләрнең көне ямьле, файдалы үтсен өчен зур көч сала.
— Тәмле ашаталар, әкиятләр укыйбыз, уйныйбыз, миңа монда бик ошый, бакчаны яратам, — дип җавап бирде кечкенә Диана “Бакчада нәрсә ошый?” дигән сорауга.
Нәниләр, биредә дөньяны танып белергә, үзара аралашырга, укый-язарга өйрәнүдән тыш, спорт белән дуслаша, матурлыкны күрергә, аны сакларга өйрәнә.
— Безнең кулда — Тәтешленең киләчәге. Алдагы көнебез матур һәм тыныч булсын дисәк, бүген балалар күңеленә бары тик яхшылык кына салырга, аларга яхшы тәрбия бирергә тиешбез, — ди Ольга Ивановна.
Читайте нас: