+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
27 июнь 2015, 21:48

Реабилитация чаралары вакытында биреләчәк

Русия Социаль страховка фондының Башкортстан төбәк бүлекчәсендә гражданнарны реабилитация чаралары белән тәэмин итү һәм шифаханәләрдә ял итүне оештыру буенча киңәшмә узды. Анда республика һәм башкала инвалидлар иҗтимагый оеш­малары вәкилләре, Уфа шәһәре, район хакимиятләре башлыклары урынбасарлары катнашты.

Ел башыннан Русия Социаль страховка фондының Башкортстан бүлекчәсенә инвалидларны реабилитация чаралары белән тәэмин итү, протез-ортопедия эшләнмәләре әзерләү һәм ремонтлау, шифаханәләргә путевкалар бүлү һәм алар урнашкан төбәккә юл чыгымнарын каплауны тәэмин итү бурычы йөкләтелде. Моңа кадәр аны Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы башкара иде. Ел башында ул инвалидлардан алынган 23 мең гариза һәм 57 мең заявканы Фондка тапшырды. Аларны канәгатьләндерү өчен 800 миллион сум акча таләп ителә, 2015 елда бирелгән гариза һәм заявкаларны да исәпкә алганда, ул 1 миллиард 200 миллион сумга җитә. Әлеге максатта федераль бюджеттан 319 миллион сум акча бүленгән, аның 159,5 миллион сумын беренче яртыеллыкта кулланырга рөхсәт ителгән. Реабилитация чаралары һәм путевкалар чират буенча бүленә башлаган. Әмма акча җитешмәү сәбәпле бу эш сүлпән бара һәм халык арасында ризасызлык тудырган.Социаль страховка фондының Башкортстан бүлекчәсе шушы уңайдан Русия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгына, Русия Федерациясе Социаль страховка фондына мөрәҗәгать итте. Республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов ярдәме белән әлеге максатта федераль бюджеттан 734 миллион сум акча бүленде һәм дәүләт контрактлары төзелде. Болар барысы да киләсе айларда мәсьәләне хәл итү мөмкинлеге бирәчәк.
Башкарыласы эшләр Фонд хезмәткәрләре алдына яңа бурычлар куя. Ел башыннан инвалидларны реабилитация чаралары белән тәэмин итү буенча 15 900 гариза, 44 000 заявка кабул ителгән, моңа кадәр үтәлмәгәннәре белән алар саны 108 меңгә җитә.
Ел башыннан инвалидларга 933 649 техник чара, памперс һәм махсус кием, матрац һәм мендәрләр тапшырылган. Июль-августта тагын 400 миллион сумлык реабилитация чарасы тапшырылырга тиеш.
— Әлбәттә, алдыбызга бик җитди бурычлар куелган, — ди Социаль страховка фондының Башкортстан бүлекчәсе җитәкчесе Марат Латыйпов. — Киләсе ике-өч айда бу өлкәдәге киеренкелекне бетерү мөмкин булачак.
Читайте нас: