+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
3 июль 2015, 01:36

Көрәшү генә аз, сугыш ачарга кирәк!

Наркомания белән бәйле хәл һаман да кискен кала.Бу тормышта безне төрле хәвефләр һәм ымсындыргыч нәрсәләр сагалап тора. Шуларның иң куркынычы һәм үлемечлесе — наркомания. Ул Русия хәвефсезлегенә янаучы бәла дә, кешенең үзенә, киләчәгенә каршы җинаять тә. Дөньяда наркомания таралуына каршы көрәшнең 100 елдан артык тарихы бар.

Наркомания — Җир шарының барлык илләренә йоккан мәкерле чир. Кешелек аңа каршы көрәштә нәтиҗәле ысуллар табарга тырыша. Белгечләр бу җәһәттән профилактика чараларының әһәмиятле роль уйнавын билгели. Үсеп килүче буынга наркотикларның адәм баласын фикерләү сәләтеннән мәхрүм итүен, гаиләләрне җимерүен, кешелеккә куркыныч янавын вакытында аңлатырга кирәк.
26 июньдә дөнья җәмәгатьчелеге Халыкара наркоманиягә һәм наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көнен билгеләде. Шул уңайдан Наркотиклар әйләнешенә контрольлек итү федераль хезмәтенең Башкортстан буенча идарәсе җитәкчесе Александр Митюков, Идарә каршындагы Иҗтимагый совет рәисе Данияр Абдрахманов, 1нче республика наркология диспансеры баш табибы урынбасары Илдар Гәрәев һәм башка белгечләр журналистлар белән очрашты.

Русиядә наркотик кулланучы 7 миллион 300 мең кеше исәпләнә, ел саен алар тарафыннан агу дозасы өчен акча табу максатында 340 мең җинаять эшләнә. 2005-14 елларда илдә 15-34 яшьлек наркоманнар арасында үлем очраклары 30 процентка кимегән.


Соңгы елларда Башкортстанда әлеге проблемага игътибар сизелерлек артты. Республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов җитәкчелегендәге Наркотикларга каршы комиссия бу афәткә каршы көрәшүче төп орган булып тора. Хокук саклау органнары тарафыннан наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш кыза бара. Биш ай эчендә наркоконтроль хезмәткәрләре 960 җинаять теркәгән, 914 җинаять эше кузгаткан, 282 кешегә карата судларга 210 эш озаткан. Законсыз әйләнештән 67 килограмм наркотик, шул исәптән 43 килограмм каннабис, 1 килограмм гашиш һәм 5 килограмм гашиш мае, 15 килограмм синтетик наркотик алынган.
Наркоконтрольдән тыш, бу афәткә каршы иҗтимагый оешмалар, дини берләшмәләр вәкилләре, волонтерлар көрәшә, алар җитди акцияләр үткәрә. Былтыр октябрьдә республика наркология даиспансеры нигезендә Наркотик средстволар һәм психотроп матдәләр кулланучыларны комплекслы тер­нәкләндерү буенча координацион үзәк ачылды. Ул дәүләт наркологиясенең һәм иҗтимагый оешмаларның үзара бәйләнешен тәэмин итәргә тиеш. Биредә, табиб караганнан һәм психологик тест үткәргәннән соң, наркоманның статусы һәм дәвалауның шәхси программасы билгеләнә. Әйткәндәй, наркотикларның дозасын арттырудан үлүчеләр саны елдан-ел кими. 2013 елда алар 97 булса, былтыр 33 үлем очрагы теркәлгән.
Читайте нас: