+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
14 июль 2015, 21:51

Без – яшь туристлар, аерылмас дуслар!

“Ватан”да чыныгу үткәннәр авырлыклар алдында каушап калмый.Ялны мавыктыргыч үткәрү юлларының берсе – сәяхәткә чыгу, әлбәттә. Ә моның өчен махсус күнекмәләр алу һич тә зыян итми. Башкортстан энҗесе Кандракүл буендагы күпсанлы лагерьларның берсе — “Ватан” нәкъ менә шушы максаттан чыгып оештырылган. Туймазы районы хакимиятенең мәгариф идарәсе карамагындагы балалар һәм үсмерләр туризмы үзәге аны “яшь туристлар тукталышы” дип атаган.

Без килгән көнне “Ватан”да балаларны туристлыкка кабул итү тантанасы бара иде. Лагерь начальнигы Илдар Миңнуллин сүзләренә караганда, биредә ял итүчеләргә чын турист исеме, осталык мәктәбе үтеп, поход тормышы тәҗрибәсе туплагач кына бирелә икән. Өч көн дәвам итүче бер сменага 60ка якын бала кабул ителә. Биредә шәһәр һәм район мәктәпләреннән барлыгы 660тан артык укучы ял итәчәк.
— Беренче көнне төрле сынаулар аша бердәм командалар туплана. Икенче көн тулысынча турист булу серләрен үзләштерүгә багышлана. Укучылар палатка корырга, учак ягарга, атарга, асылмалы юлдан үтәргә, хәвеф сигналы бирергә һәм башка бик күп нәрсәләргә өйрәнә, — ди лагерь начальнигы урынбасары Гүзәл Биктимерова.
Менә шуннан соң гына балалар чын турист исеме йөртү хокукы ала. Күңел ачу, спорт чаралары да онытылмый, әлбәттә. Туристның тирә-як мохиткә сакчыл булырга тиешлеге дә ассызыклана. Көнне бик матур бию кичәсе белән тәмамлыйлар. Көннәр матур торганда Кандракүлдә су коеналар, инструктор белән катамаранда йөриләр. Суда батучыны, башка хәвефле хәлгә таручыларны коткару күнекмәләре үтәләр. Балаларны биш тапкыр тукландыру каралган. Яшь туристлар белән 7 кеше эшли, аларның күбесе — кайчандыр үзләре дә шушы лагерьда чыныгу үткән егетләр һәм кызлар.
Читайте нас: