+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
19 ноябрь 2015, 21:11

Бюджет социаль юнәлешле калачак

Дәүләт җыелышы-Корылтай президиумының 17 ноябрьдә үткән утырышын аның Рәисе Константин Толкачев алып барды.Утырышта “2016 елга һәм 2017-18 еллардагы чорга Башкортстан Республикасы бюджеты турында” закон проекты каралды. Җиңел булмаган икътисади хәлгә карамастан, төбәк бюджеты социаль юнәлешле булып калачак.

Мәгълүм булуынча, юлларда хуҗасыз йөрүче терлек бик күп хәвефле хәлләргә, юл фаҗигаләренә сәбәпче була. Бу җәһәттән “Башкортстан Республикасы территориясендә авыл хуҗалыгы малларын йөртүне тәртипкә салу турында” Башкортстан Республикасы Законына үзгәреш кертү турында” закон проекты киң җәмәгатьчек игътибарына фикер алышу өчен тәкъдим ителәчәк.

“Башкортстан Республикасында күпбалалы гаиләләргә дәүләт ярдәме турында” Башкортстан Республикасы Законының 12нче статьясына үзгәрешләр кертү турында” закон проекты да игътибарга лаек. Проект хупланса, авыл җирендә яшәп, дүрт һәм аннан да күбрәк балигъ булмаган бала тәрбияләнүче, аерым категориягә караучы ишле гаиләләрнең торакка түләү һәм коммуналь хезмәтләр өчен чыгымнары компенсацияләнәчәк. Бүгенге хәл-шартларда мондый ярдәм бик вакытлы булыр иде.

Дәүләт җыелышы-Корылтайның чираттагы пленар утырышы 26 ноябрьдә үтәчәк.
Читайте нас: