+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
26 ноябрь 2015, 22:51

Ачның хәлен тук аңлыймы?

Русиядә социаль карточка системасы кертелергә әзерләнә.Русиялеләр азык-төлек карточкаларын яхшы хәтерли. Төрле чорларда ил халкын туклану продуктлары белән тәэмин итүдә өзеклек туганда яисә җәмгыятьтә аз керемле гаиләләр саны артканда, властьлар шул рәвешле социаль киеренкелекне йомшартырга тырыша. Узган гасырның 90нчы елларында да карточка системасы Русияне социаль шартлаудан саклап калды. Һәм менә янә дә Русия Хөкүмәте 2017 елдан азык-төлек карточкалары кулланырга җыена. Монысы, әлбәттә, илдәге генә түгел, тышкы сәяси хәл-вакыйгалар, икътисади эмбарголар белән бәйле. Илнең аграр тармагы ихтыяҗны канәгатьләндереп өлгерми һәм бер үк вакытта хезмәт хаклары тотрыклы түгел, инфляция үсә. Берничә көн элек кенә Мәскәүдә узган Социаль форумда шундый саннар китерелде: Русиядә 23 миллион граждан яшәү минимумыннан түбән керем, ягъни аена 10 мең сум чамасы акча ала. “Росстат” мәгълүматлары буенча, узган ел мондый категориягә керүчеләр 16 миллион чамасы кеше тәшкил иткән. Билгеле, әлеге тенденция дәвам иткәндә ашыгыч чаралар күрү таләп ителә. Һәм бу очракта азык-төлек карточкалары куллану, Хөкүмәт әгъзалары билгеләвенчә, иң нәтиҗәле юл булачак. Русиянең Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы исә бу программаның аз тәэмин ителгән гаиләләргә ярдәм генә түгел, үзебезнең җитештерүчеләргә өстенлек бирүгә этәргеч булачагына да ышана. Билгеле, әлеге карточкалар белән бары тик Русия товарларын гына сатып алып булачак. Аграр җитештерү өстенлек иткән Башкортстанда халыкны үзебезнең азык-төлек белән тәэмин итү ни дәрәҗәдә оештырылган? Республика Башлыгы билгеләгән бурычлардан соң аграр предприятиеләргә генә түгел, ә крестьян, фермер хуҗалыклары продукциясенә дә шәһәр сәүдә нокталарына юл ачылганмы?

Читайте нас: