Гыйнвар
* “Каршылыкларны бергәләп җиңик” социаль проекты кысаларында “Изгелек” акциясе үтте. Ул мөмкинлекләре чикле балаларга сәләтләрен ачарга ярдәм итте.
* Башкортстан спортчылары чукраклар арасында тау чаңгысы буенча Русия Кубогында җиңү яулады.
* Башкортстанда Донецк һәм Луганск халык республикалары халкы өчен техник чаралар җыю оештырылды.
* Социаль приютта тәрбияләнүчеләр ”Салават Юлаев” хоккей командасы матчларында булды. Моны “Балаларга юл” хәйрия фонды волонтерлары оештырды.
* Гыйнвар ахырында “Дәваханәләргә – китаплар” социаль проекты старт алды.
* Коляскада утыручы инвалидлар Ирәмәл тавын буйсындырды.
Февраль
* Уфада рак чирен җиңгән балалар Бөтендөнья җиңүчеләр уеннарыннан дүрт медаль белән кайтты.
*Республикада ветераннарга һәм тыл хезмәткәрләренә ярдәм итүгә юнәлтелгән “Бөек Җиңүгә кадәр 100 көн” хәйрия марафоны старт алды.
* “Түгәрәк өстәл” барышында элекке наркоманнарны эшкә урнаштыру мәсьәләләре каралды.
Март
* Уфада “Саклану чаралары. Хезмәт хәвефсезлеген саклау” күргәзмәсе үтте.
* Республиканың ташламага ия гражданнары түләүсез юридик ярдәм ала башлады.
* “Бала хокуклары – уртак хәстәрлек” арт-акциясе старт алды. Аның максаты — авыр тормыш хәлендә калган балалар хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау.
* Башкортстанда электрон төзелеш хезмәт биржасы эшен башлады.
* Инвалидлар өчен компьютерлар җыю буенча акция игълан ителде.
* Уфага “Гармония” Бөтенрусия фестиваленә ил төбәкләреннән начар ишетүче артистлар җыелды.
* Мөмкинлекләре чикле кызлар арасында гүзәллек конкурсы үтте, анда Туймазыдан Александра Бороздина җиңде.
* Уфада “Бер адым алга” инклюзив иҗат фестивале үтте.
Апрель
*Уфада коммерция карамагында булмаган оешмаларның II республика форумы узды.
* “Ел инженеры-2014” Бөтенрусия конкурсында Башкортстанның 10 вәкиле җиңү яулады.
*“Яратам сине, тормыш!” фестивале республика буйлап эшен башлады.
* Республикада инвалид балаларга игътибарны арттыру максатында “Минем белән йөреп кер” социаль акциясе игълан ителде.
Май
* Башкортстаннан инвалид егет Илдар Галиәкбәров велоколяскада Севастопольгә барып җитте. Бу акцияне ул Бөек Җиңүгә багышлады. 2491 чакрымны 22 көндә үткән егеткә таң калган севастопольлеләр Илдарга электр коляскасы-трайк бүләк итте.
* “Мәңгелек ут” мемориаллары саны буенча Башкортстан Русиянең тәүге ун төбәге исәбенә керде.
* Бомжларга ярдәмне күздә тоткан “Тормышка хокук” акциясе үтте.
*Валентина Матвиенко Башкортстанның социаль хезмәтләндерү өлкәсендәге эшен югары бәяләде.
Июнь, июль, август
* Инвалид балалар Әй елгасы буйлап салларда йөзде.
* Коляскалар парадында мөмкинлекләре чикле балалар да катнашты.
* Благовещен шәһәрендә психоневрология интернатының яңа корпусы ачылды.
* Башкортстан пенсионерлары компьютер ярышлары буенча Казанда ачылган V Бөтенрусия чемпионатында катнашты.
* Башкортстан командасы коляскадагы инвалидлар өчен үткәрелгән Бөтенрусия балык тоту фестивалендә 2нче урын алды.
* Башкортстанда элекке тоткыннар махсус социаль хезмәтләндерү ала башлады.
Сентябрь
* Башкортстанда йөзендә тумыштан кимчелеге булган балалар өчен “Елмаю” хәйрия акциясе старт алды.
* Картлар йортларында, психоневрология интернатларында тәрбияләнүчеләр өчен “Тормышта ялгызлыкка урын юк” дип аталган конкурс игълан ителде.
* “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит” акциясе барышында Октябрьский шәһәре халкы һәм эшкуарлары аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга 1 миллион 750 мең сумга мәктәп кирәк-яраклары сатып алды. Республикада барлыгы 7 миллион сумлык товар алынды.
* Уфада пенсионерларның беренче спартакиадасы үтте.
Октябрь
* “Яратам сине, тормыш!” республика фестивалендә 600дән артык өлкән яшьтәге кеше катнашты.
* Мөмкинлекләре чикле кешеләр Русиядә беренчеләрдән булып ГТО нормативларын тапшырды.
* Уфада инвалидлар һәм өлкәннәр өчен социаль такси эше тергезелде.
* Уфада IV Төбәкара кадрлар форумы эшен башлады.
* Башкортстанның биш иҗтимагый оешмасы 8 миллион сум грантлар алды.
Ноябрь
* Башкортстан инвалидларның һөнәри осталыкларын билгеләүче “Абилимпикс” халыкара хәрәкәтенә кушылды.
* Сочида узган Халык университетларының Бөтенрусия слетында Башкортстаннан иң күпсанлы делегация катнашты.
* “Шикәр диабеты” диагнозы куелган ун бала түләүсез инсулин помпалары алды.
* Мәскәүнең Хезмәт һәм халыкны социаль яклау департаменты вәкилләре Башкортстанның социаль хезмәтләндерүне оештырудагы тәҗрибәсен өйрәнергә килде.
* Уфада узган “Хезмәт кешесе” фестивалендә 7 меңнән артык кеше катнашты.
Декабрь
* Донбасс балаларына Башкортстаннан бүләкләр җибәрелде.
* Бөтенрусия сукырлар җәмгыятенең Башкортстан оешмасы 90 еллыгын билгеләде. Бүген ул 6130 инвалидны берләштерә.
* Коммерция карамагында булмаган оешмалар өчен федераль грантларның өченче конкурсына йомгак ясалды. Җиңүчеләр арасында —республиканың 8 иҗтимагый оешмасы.
* Башкортстанда “Бер сәгатькә картәни” хезмәте күрсәтү өчен өлкән яшьтәге волонтерларны җыю башланды.
* Уфада мөмкинлекләре чикле балалар өчен чыршы бәйрәме узды.
“Югалтулар булмасын” хәйрия фонды “Могҗизалар ярминкәсе” дигән кул эшләре күргәзмәсе үткәрде. Җыелган акчага авыр чирле балаларга ярдәм күрсәтелде.
* Паралимпиячеләр инвалид балалар белән тәҗрибә уртаклашты.