Күптән түгел шуларның икесе: “Возрождение” һәм “Актау” үзәкләре җитәкчеләре белән очрашу узды. Альфира Гыйльманшина белән Александр Стовбчатый эшчәнлекләрендәге соңгы яңалыклар белән таныштырды. Сөйләшүдә табиб-психиатр Эдуард Рәхмәтуллин да катнашты.
Чирне дәвалау өчен аның килеп чыгу сәбәпләрен һәм шартларын белергә кирәк. Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту федераль хезмәтенең Башкортстан буенча идарәсе мәгълүматларына ярашлы, соңгы биш елда төбәктә тартып алынган тыелган матдәләрнең гомум исәбендә синтетик наркотиклар өлеше 1 проценттан 17 процентка кадәр арткан. Шул ук вакытта, бүгенге “синтетика”ның тәэсире турында объектив мәгълүматлар юк дәрәҗәсендә. Шушы җитешсезлекне бетерү максатында “Возрождение” үзәге наркоманнар арасында сораштыру үткәргән. Әйткәндәй, бу чиргә таручыларны респондентлар сыйфатында тикшерү җиңел түгел, чөнки алар авырудан арынуына (ремиссия) өч ай үткәч кенә сорауларга дөрес җавап бирә ала, дип исәпләнелә.
— Бу өлкәдә тикшеренүләр җитешми иде. Без авыруга каршы көрәшәбез, ә аның чыганаклары турында бик аз беләбез. Алар булачак наркоманнарның балачагында, гаиләдәге мөнәсәбәтләрдә яшеренгән. Минем белүемчә, яшьләрнең яртысы наркотиклар татып караган, ләкин аларның 1-2 проценты гына наркоманга әйләнгән. Ни өчен шулай? Наркоман булу-булмау тормыш шартларына бәйлеме? Үткәрелгән тикшеренүләр моны анык аңларга, авыр бәйлелеккә китергән сәбәпләрне табарга мөмкинлек бирде. Нәтиҗәләр халыкка җиткереләчәк, без аларны үсмерләр, ата-аналар, педагоглар белән профилактика эшендә файдаланачакбыз, — ди Эдуард Рәхмәтуллин.
— Әйе, наркоманлыкның сәбәбен балачактан эзләргә кирәк, — дип сүзгә кушыла Александр Стовбчатый. — Ата-аналарның күпчелегенең балаларын рәхәттә яшәтәсе киә. Аларга шартлар тудырыла, өйдә эшләтмиләр, армиядән йолып калалар. Шулай итеп кеше “комфорт”ка балачактан күнегә. Гаиләдә ышанычлы мөнәсәбәтләр юк икән, ата-ана балага акча биреп, нидер сатып алып кына котыла икән, бу инде аның холкында җитешсезлекләр тәрбияләнә һәм киләчәктә ул “комфорт” эзләп наркотикка үрелә алачак, дигән сүз.
Сораштыруда дәвалану үткән 18-25 яшьләрдәге 120 кеше катнашкан.
— Наркотиклар куллануның төп сәбәбен респондентлар аларның җиңел табылуында күрә, — ди Альфира Гыйльманшина. Сораштыруда катнашучыларның 27 проценты шундый фикердә.
“Бала һәм үсмер чакта стресс хәленнән мин ничек чыга идем?” — дигән сорауга, респондентларның 27 проценты — “үз-үземә йомыла идем”, 27 проценты — “ярсып китә, гаеплеләрне эзли идем”, 20 проценты — “алкоголь, башка матдәләр куллана идем”, дип җавап биргән. Нибары 9,2 проценты гына “хәлне анализларга һәм дөрес карар кабул итәргә омтылдым”, дигән.
Бөтенләй көтелмәгән җаваплар да очрый: әйтик, респондентларның 36,5 проценты — югары яисә тәмамланмаган югары белемле. Моңа кадәр без наркомания мәктәп яки училищеда укучылар арасында гына тарала, дип уйлый идек. Наркотик табу максатында өйләреннән әйбер урлап сатучылар да нык кимегән. Моның сәбәбе соңгы елларда популярлашып киткән “синтетика”ның бик арзан булуындадыр.
Әлеге оешмалар гаиләдә наркоманияне кисәтү юнәлешендә эш башлаган да инде. Уфаның Киров районының биш мәктәбендә алар, ата-аналар белән очрашып, электрон почталары адресын алган. Хәзер шушы адреска әлеге проблемага багышланган тетрәндергеч мәкаләләр, төрле киңәшләр һәм башка язмалар җибәрәләр, аңлату эшләре алып баралар. Әле 1281 гаилә белән шул рәвешле аралашалар. Ата-аналар арасында рәхмәт әйтүчеләр көннән-көн арта. Киләчәктә бу эшне Уфаның бөтен мәктәпләренә тарату күзаллана, әлеге идея белән башка төбәкләр дә кызыксынган.
Шуны да әйтергә кирәк, тикшеренүләр үткәрергә оешмаларга дәүләт гранты ярдәм иткән. Бу өлкәдә тагын бер грант наркотикка бәйлеләр өчен теплица хуҗалыгы төзү максатында бирелгән. Яшьтән алкоголизм һәм наркомания ятьмәсенә эләгүчеләр еш кына хезмәт күнекмәләре алып өлгермәгән дә була. Алар өчен тернәкләндерү процессын хезмәт белән берләштерү яхшы стимул булачак. Чишмә районының Тәпәреш авылында биш теплица корылган, агромастер, психолог эшкә алынган. Биредә тернәкләндерү курсы үтүчеләр яшелчә үстерәчәк. Эш колач җәеп китсә, киләчәктә үзләреннән артканны сату мөмкинлеге бар. Бу исә тернәкләндерү курсы өчен түләнгән сумманы киметергә этәргеч бирәчәк.