+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
3 март 2016, 02:00

Лианага йөз тоталар

Комсорглы яшьлек елларын кем хәтерли? Хәзерге яшьләр өчен белешмә — һәр мәктәптә, һәр авылда яшьләрнең әйдәүчесе, аларның “юлбашчысы” булган заман ул. Дөрес, әле дә кайбер авыл хакимиятләрендә яшьләр эшләре буенча белгечләр бар. Әмма аларга бүленгән аз гына хезмәт хакына әллә нинди олы эшләр майтарырга теләүчеләр генә сирәк. Ә шулай да, бармы алар?

Лиана Шакбасарова – Стәрлебаш районының Тәтер-Арслан авылында матур гаилә корып, тормыш иптәше белән өч бала үстерүче уңган килен, хакимияттә яшьләр эшләрен оештыручы белгеч булып хезмәт сала. Күпбалалы әни кечкенә хезмәт хакына зур эшләр майтара алмый торгандыр дисәк, ялгыш булыр. Лиана үз фикердәшләре белән авылда бик күп игелекле эшләр оештыра. Аларның һәрберсе тәрбияви әһәмияткә ия.

Авыл яшьләре мәктәп янындагы стадионда спортның бик күп төрләре белән шөгыльләнә, мәдәни бәйрәм­нәрдә катнаша. Алар авыл хакимияте оештырган чараларны көтеп ала. “Ак тасма” акциясендә инвалид балаларга ярдәм оештырылса, “Кызыл тасма” дип аталган чараны — СПИДка каршы, ә велосипед ярышларын нарко­маниягә каршы көрәшкә багышлый. Елга-чишмәләр янында экология өмәләрендә эш белән бергә ял да үрелеп бара. Ихтыяҗ­ларын белеп, күңелләрен аңлап, яшьләр белән аларның үз телендә аралаша белгәнгәме, авылда Лиананың фикердәшләре күп.

Тәтер-Арслан чагыштырмача яшь авыл – биредә 30 яшькәчә 955 кеше яши, пенсия яшендәгеләр алардан ике тапкыр азрак. Авылда 18 күп балалы гаилә бар, аларның икесе 5 бала тәрбияли. Биредә Мәдәният йорты, балалар бакчасы, мәктәп, дәваханә, стоматология кабинеты, икмәк пешерү цехы, дистәләгән кибет бар. Яшьләр өчен яшәү шартлары кулай булгач, алар авыл хакимияте үткәргән чараларда да көр күңел белән катнаша, яшьлек ялкыны белән янып яши.
Читайте нас: