+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
5 март 2016, 02:00

Сәламәт булыйм дисәң, “Океан”га кил!

Борай районында социаль объектлар төзүгә зур игътибар бирелә.Узган ел ахырында сафка кертелгән “Океан” бассейны борайлылар өчен зур бүләк булды.

— Заманның соңгы таләпләренә ярашлы итеп төзелгән “Океан”га яше-карты бик теләп йөри, — ди аның директоры Ралит Гәрәев. — Әлеге бассейнны төзү өчен республика бюджетыннан 108 миллион сумнан артык акча бүленде. Биш йөзү юлы булган “Океан”да берьюлы 50гә якын кеше спорт белән шөгыльләнә ала.

Ралит Әхмәтзәки улы әйтүенчә, бүген биредә 6 төркем эшли, алар­ның икесендә ярышларга әзерләнүче яшьләр һәм мәктәп укучылары йөзү осталыгын арттырса, дүртесенә сәламәтлеген ныгытырга теләүчеләр йөри. Ә тренер Константин Капитонов — 11 тапкыр Русия чемпионы! Аның гаиләсен Борай районы хакимияте яңа объектка эшкә чакырып кына калмаган, торак белән дә тәэмин иткән. Констан­тинның хатыны Камилла Мөхәммәт кызы аквааэробика түгәрәген җитәкли.

“Океан”да фитнес, ике тренажер залы бар. Массаж кабинеты хезмәт­ләреннән файдаланучылар да бихисап. Кызлар фитнеска бик теләп йөрсә, егетләр авыр атлетика секциясен үз иткән. Спортның әлеге тө­р­е буенча остазлары Равил Бәхтия­ров — дүрт тапкыр дөнья чемпионы.

Яңа объектта спорт сөючеләр өчен барлык уңайлыклар да тудырылган: коену бүлмәсе, сауна, буфет каралган.
— Күрше районнардан килүче спорт сөюче­ләрне дә кабул итәбез, — ди Ралит Әхмәтзәки улы. — Ял көннәрендә гаилә белән килеп ял итүчеләр дә бар.
Читайте нас: