Соңгы карар бүгенге көнгәчә гамәлдә. Бүген яшь ана баласына өч яшь тулганчы өйдә утыра ала. Йөклелек һәм бала туу буенча бер тапкыр түләнгән акча күләме элекке еллардагыча эшләүче ананың уртача хезмәт хакына бәйле булачак. Эшләмәгән йөкле хатын, әгәр дә кыскартылу сәбәпле эшсез калып, мәшгульлек үзәгендә теркәлгән булса гына декрет акчасына өмет итә ала.
Дүрт төрле пособиегә исәп тотарга мөмкин
Бүген балалы гаиләләргә Русиянең нинди төбәгендә яшәүләренә карамастан тәгаенләнә торган дүрт пособие бар:
1. Йөклелек һәм бала туу буенча пособие. Декрет вакыты бала туганчы — 70, бала тугач 70 көнне үз эченә ала. Бүген хатын-кыз баласына яшь ярым тулганчы пособие ала, дидек. Аннары түләү туктатыла. Монда эш стажы зур роль уйный. Әгәр дә хатын-кыз декретка чыкканчы алты айдан да ким булмаган вакыт эшләгән булса, декретта чагында түләүләрнең минималь күләменә исәп тота ала. Бу — 6204 сум. Әгәр дә инде ул декрет ялына кадәр берничә ел эшләмәсә, пособие аннан алдагы еллардагы уртача хезмәт хакы күрсәткече буенча исәпләнелә. Быел декрет акчасының иң күп күләме (140 көн өчен) 248 мең 164 сумнан арта алмый.
2. Хатын-кызлар консультациясенә йөклелекнең иртә срокларында исәпкә баскан (12 атнага кадәр) өчен пособие. Декрет акчасы белән бергә бер тапкыр түләнә: быел февральдән 668 сум 99 тиен тәшкил итә.
3. Бала туганнан соң бер тапкыр түләнә торган пособие: 1 февральдән 17 мең 839 сум 55 тиен.
4. Балага яшь ярым тулганчы түләнә торган пособие. Һәр айны әнисенең яисә гаиләнең бала карау өчен ял алган башка әгъзасының уртача хезмәт хакының 40 проценты күләмендә түләнә. Февральдән пособиенең минималь күләме — 3344 сум 91 тиен. Икенче һәм аннан соң туган балалар өчен — 6689 сум 83 тиен. Аның да чиге бар: быел аена иң күбе 21 мең 554 сум 82 тиен алырга була.
Хезмәт кенәгәң юк икән, “собес”ка бар
Бу пособиеләргә хезмәт килешүе буенча эшләүче гражданнар тулы күләмдә исәп тота ала. Әгәр дә хезмәт кенәгәсе буенча рәсми эш урыны булмаса, декрет акчасын һәм иртә исәпкә баскан өчен пособиене алып булмас. Ләкин башка түләүләр югалмаячак, аларны юллап урындагы халыкны социаль яклау органына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әгәр дә баланың әтисе хезмәт килешүе буенча эшли икән, бала туганнан соң бирелә торган 17839 сум 55 тиен пособие аның эшеннән түләнәчәк. Әгәр дә әти-әнинең икесенең дә рәсми эше юк икән, әнисе пособиене социаль яклау органында алырга мөмкин.
Быел декрет ялын теркәү өчен таләп ителгән документлар исемлеге үзгәрми. Шулай ук гариза, керем турында белешмә һәм хезмәткә сәләтсезлек турында кәгазь кирәк булачак.
Ун көн эчендә акча исәпләнеп күчерелергә тиеш. Аны хезмәт хакы белән бергә алырга мөмкин булачак. Берничә урында эшләүчеләр пособиене бер урыннан гына алырга хокуклы.
Шунысы мөһим: әгәр дә хатын-кыз бала тапканда өзлексә (әйтик, баласын ярып алсалар), декрет ялы дәвамлылыгы 194 көнгә: бала туганга кадәр 84 көн, туганнан соң 110 көн — кадәр артачак. Әгәр дә хатын вакытыннан алда бала тудырса, аннан соңгы бюллетенен 156 көнгә кадәр озайта алалар.
Яшь ярымнан соң 50 сум...
Баласына өч яшь тулганчы эш башларга карар иткән яшь әниләргә закон үз вазыйфасына тулы булмаган эш көненә чыгарга мөмкинлек бирә. Эш бирүче бу әнинең теләген канәгатьләндерергә тиеш. Мондый актив әниләр өчен бердәнбер чик — хезмәт хакы күләме: ул эшләнгән сәгатьләрдән чыгып исәпләнәчәк.
Яшь аналарга ташламалар — дәүләт ярдәменең аерым төре. Никахта тормаган әниләргә закон тарафыннан эш графигы йомшаграк, штатларны кыскартканда өстенлек, балалар бакчасына льготалы чират каралган. Әгәр дә ялгыз ана кияүгә чыкса, бу өстенлекләр бетерелә.
Баласына өч яшь тулмаган әниләрне төнге сменада эшләргә мәҗбүрили, командировкаларга җибәрә, эш сәгатеннән тыш эшләтә алмыйлар. Яшь әниләргә ай саен матди ярдәм күрсәтелә. 1,5 яшьтән 3 яшькә кадәр аның күләме аена 50 сум тәшкил итә. Әйткәндәй, бу күләм 1994 елда расланган һәм шуннан бирле индексацияләнмәгән. 50 сум пособие түләү өчен ил бюджетыннан 3,8 миллиард сум акча бүленә, әмма шуның 1,5 миллиард сумы гына тотыла. Чөнки русиялеләрнең күпчелеге документлар җыеп аның артыннан йөрүне кирәк санамый. Ике ел элек Дәүләт думасы депутатлары бу пособиене бетерергә дә уйлаганнар иде, намуслары җитмәде булса кирәк.
Инвалид бала тәрбияләгән эшләүче хатын-кызларга шәхси гаризалары буенча өстәмә рәвештә дүрт түләүле ял көне бирелергә тиеш. Аларга уртача хезмәт хакы күләмендә акча түләнә. 14 яшькә кадәр ике яисә аннан да күбрәк бала, яисә балигъ булмаган инвалид бала тәрбияләүче әниләргә ел саен өстәмә түләүсез отпуск бирелергә тиеш. Аның озынлыгы ике атнадан арттырылмый.