+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
8 апрель 2016, 19:39

Компенсацияләр кемнәргә тиеш?

Агымдагы елда Башкортстанда күпфатирлы йортта гомум милекне капиталь ремонтлауга түләүләр чыгымын компенсацияләү тәртибе расланды.

—Ташламалар гамәлгә кертелә башлады. 70 яшьтән узган гражданнар өчен капиталь ремонт түләүләре күләменнән 50 процент ташлама каралган. 80 яшьтән олыраклар капиталь ремонт өчен түләүләрдән азат ителә, — дип аңлатты Рөстәм Хәмитов.

Аның сүзләре буенча, якын киләчәктә өлкән яшьтәге гражданнар махсус хат алачак, алар нигезендә яшәү урыны буенча Халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге филиалына гариза белән мөрәҗәгать итү мотлак. Өлкәннәрнең яшен исәпкә алып, гаризаны законлы вәкилләр яисә социаль хезмәткәрләр тапшырырга мөмкин.
Бу закон агымдагы елның 1 гыйнварыннан килеп туган мөнәсәбәтләргә кагыла һәм 31 декабрьгә кадәр гамәлдә була.

Әгәр дә гариза тапшыручы әлеге вакытта составына капиталь ремонт взнослары кертелгән торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр чыгымнарына ай саен акчалата компенсация алучы икән, димәк, ул ике төрле социаль ярдәмне сайлап алу хокукына ия. Бу гражданин бер үк вакытта компенсациянең ике төре белән дә файдалана алалмый дигән сүз.

Әлеге вакытта Башкортстанда 70 яшьтән өлкәнрәк 192 мең граждан яши. Аларның 141 меңе торак-коммуналь хезмәтләр өчен компенсация ала. Шулай итеп, капиталь ремонт өчен компенсация хокукына 70 яшьтән өлкәнрәк 51 мең кеше хокуклы.
Читайте нас: