– Халыкның күпчелеген күчергән вакытта башка йортлар да авария хәленә килә. Мондый күләмле эшне безнең республика программасы гына башкарып чыга алмаячак. Аны 2020 яисә 2025 елга кадәр озайту тагын да яхшырак булыр иде. Кешеләргә мондый шартларда яшәү мөмкин түгел, – диде Рөстәм Хәмитов.