+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
14 Май 2016, 02:00

“Изгелек кәрзине” буш тормас

“Бердәм Русия” Бөтенрусия сәяси партиясенең Башкортстан төбәк бүлекчәсе “Изгелек кәрзине” дигән яңа проектны гамәлгә ашыра башлый. Ул социаль яктан яклан­маган кешеләргә ярдәм итүгә юнәлтелгән.

“Комсомольская правда” гәзите матбугат үзәгендә үткән матбугат конферециясендә “Бердәм Русия” партиясе төбәк башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Александр Самсонов, Дәүләт думасы депутаты Зөһрә Рәхмәтуллина, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары Альбина Бурангулова һәм Наил Гыйззәтуллин, республика Ветераннар советы рәисе урынбасары Нәсимә Шелехова, Уфа шәһәренең Совет районы Ветераннар советы рәисе Әмир Гөбәев, республика волонтерлар хәрәкәте вәкиле Люция Юлыева проект белән таныштырдылар, журналистларның сорауларына җавап бирделәр.

Проектта һәр кеше катнаша ала. Моның өчен кибеттә азык-төлек сатып алып, аны “Изгелек кәрзине”нә салырга кирәк. Акция кысаларында республиканың азык-төлек кибетләрендә озак саклана торган товарларны (тушенка, паштет, чәй, кофе, тоз, шикәр, макарон эшләнмәләре, ярма, консервалар) җыю өчен махсус тартмалар урнаштырылачак. Волонтерлар кибетләрдә сатып алучыларны акциядә катнашырга чакырачак, аның тәртибен аңлатачак. Акциядә катнашучы сатып алучыларны истәлекле бүләкләр көтә. Тартмалар тулгач, волонтерлар андагы азык-төлекне мохтаҗларга илтеп бирәчәк. Акциядә Башкортстандагы “Батыр” компанияләр төркеменә (“Бәйрәм”, “Сабантуй”, “Икмәк”), “Ярмарка”, “Матрица” челтәрләренә караган 80 кибет катнаша.

Проектта катнашу шартлары, җыелган азык-төлекнең кемнәргә тапшырылуы турындагы мәгълүматлар белән корзинка-доброты.рф сайтында танышырга мөмкин.

Партиянең икенче проекты “Республиканы ач” дип атала. Ул Башкортстанда эчке туризмны үстерүгә юнәлтелгән. Проект кысаларында эшләүче туристик порталдан (туризм-рб.рф) туган ягыбызның билгеле урыннары турында тулы мәгълүмат алырга һәм сәяхәткә чыгарга мөмкин булачак.

1 майда “Бердәм Русия”нең “Уңышлы түтәл” акциясенә старт бирелде. Ул Башкортстанда бакчачы­лыкны үстерүгә юнәлтелгән. Ай дәвамында волонтерлар бакчачы­лар­га Русиядә җитештерелгән 40 мең яшелчә орлыклары җыелмасын бушлай тарата. Аларны бакчачылык шир­кәтләреннән алырга мөмкин. 8 (347) 298-06-44 телефоны буенча бакчачыларга консультация һәм юридик ярдәм күрсәтелә.
Читайте нас: