Муниципаль мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе 1987 елда ачылган һәм заманча ике катлы бинада урнашкан. 60 балага исәпләнгән балалар бакчасына бүген 45 сабый йөри. Алар өч төркемдә шөгыльләнә.
— Балаларның уңайлы көнкүреше өчен бездә бөтен шартлар бар. Бина төзек, җылы. Ял, йокы, уен, музыка, физкультура белән шөгыльләнү бүлмәләре, менә дигән уен мәйданчыгыбыз бар. Музыка, “Оста куллар” түгәрәкләре эшли, аларда балалар теләп шөгыльләнә. Сабыйларны норматив буенча өч тапкыр ашату каралган. Кыскасы, балалар да, аларның ата-аналары да, без дә чиксез канәгать! — диде балалар бакчасындагы тормыш белән таныштырып, аның мөдире Светлана Подседова.
Янә дә шул: кайдадыр баланы бакчага урнаштыру аның өч яше тулганда да четерекле мәсьәлә булса, “Ягодка”га сабыйлар 1,5 яшьлек вакыттан ук йөри башлыйлар. Бердән, балалар бакчасының бинасы зур һәм биредә иң кечкенәләр өчен дә тиешле шартлар тудырылган булу шундый мөмкинлек бирсә, икенчедән, һәм, монысы иң мөһимедер дә әле, әлеге мәктәпкәчә учреждениедә чын-чыннан сабый җанлы, һәр бәләкәчне үз нарасые кебек багучы олы йөрәкле һәм һөнәренең остасы булган педагоглар эшли. Сабыйлары турында тиешле хәстәрлек күреләчәген белгәнгә күрә дә ата-аналар аларны бакчага иң кечкенә яшьтән үк бирә. Һәм, Аллага шөкер, “Ягодка” балалар бакчасында утыз елга якын вакыт эчендә сабыйларның имгәнүенә яисә җәрәхәтләнүенә бәйле күңелсез очраклар теркәлгәне булмаган.
Аның каравы, сабыйларның иң кече яшьтән бакчага йөрүе, яшьтәшләре арасында, ягъни җәмгыятьтә булуы аларның үсешендә фәкать уңай яктан чагылыш таба. Музыкаль җитәкче Светлана Зотова җитәкләгән түгәрәктә алар җырларга, биергә, сәнгатьле укуга өйрәнә. Зилә Рәҗәпова алып барган “Оста куллар” түгәрәгенә дә балалар теләп йөри. Шулай булмый, үз кулларың белән эшләгәннең күркәм нәтиҗәсен күрүдән дә зуррак куаныч, бигрәк тә сабый чакта, тагын бар микән?! Ә инде шул эшләнмәләрне истәлекле бәйрәмнәрендә иң газиз кешеләрең — әти-әниеңә өләшеп, аларны да сөендерсәң! Кыскасы, “Ягодка” балалар бакчасында сабыйлар һөнәргә генә түгел, гомумкешелек кыйммәтләренә дә өйрәнеп үсә. Бу җәһәттән балалар бакчасы мөдире тәрбиячеләр Миңниса Кашаева һәм Наталья Кочетковскаяның тырыш хезмәтен дә мактап телгә алды.
— Бүгенге балалар бөтенләй башка төрле. Алар бик җитез, кызыксынучан, үз яше өчен шактый күп белә, яңалыкка омтыла. Шуңа да аларны алгарышлы үстерү өчен без дә даими рәвештә үз өстебездә эшлибез, белемнәребезне камилләштерәбез, яңа заманча алымнар кулланабыз. Кыскасы, безнең эшчәнлек һәрьяклы үсешкә юнәлтелгән, — диде бу җәһәттән Светлана Подседова.
Ә инде “Ягодка” балалар бакчасының матди иминлегенә, тәү чиратта, Федоровка районы һәм урындагы хакимиятләр хәстәрлеге һәм ярдәме белән ирешелә. Менә әле дә без Гончаровка авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Гайнан Идрисовны “Ягодка” балалар бакчасында очраттык.
— Район хакимияте башлыгы да, урындагы җитәкчелек тә әледән-әле балалар бакчасына килеп, хәлебезне белешеп, борчыган мәсьәләләр белән кызыксынып тора. Проблемалар булса, алар тиз арада хәл ителә. Мондый хәстәрлек өчен чиксез рәхмәт аларга, — диде бу уңайдан, канәгатьлек белдереп, Светлана Подседова.
Шунысы да куанычлы: быел “Ягодка” бакчасыннан 10 бала мәктәпкә китсә, алар урынына 12 сабый киләчәк. Димәк, үрнәкле балалар бакчасы булган авыл да үсеш юлында дияргә кирәк. Бу уңайдан “Ягодка” балалар бакчасына якын елларда барлык 60 урынны да сабыйлар белән тулыландырырга язсын дигән теләктә калыйк!