+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
4 июнь 2016, 02:00

Үзәктә – балалар ялын оештыру

Русия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев агымдагы елда балалар ялын оештыру мәсьәләсенә багышланган видеоселектор киңәшмәсе үткәрде. Анда Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов катнашты.

Премьер-министр билгеләвенчә, соңгы елларда федераль һәм төбәк властьлары балалар лагерьлары торышын яхшыртуга күп көч салды.
– Быел төбәк һәм, тоташ алганда, ил бюджетларында килеп туган авыр икътисади хәлгә карамастан, субъектларның күбесе җәйге кампаниягә тиешле дәрәҗәдә акча бүлде, – диде Дмитрий Медведев.

Русия Хөкүмәте Рәисе авыр тормыш хәлендә калган, инвалид һәм ятим балаларның ялын оештыруга 81 төбәккә 4 миллиард сум бүлү турында карар кабул ителүен хәбәр итте. Әлеге акча исәбенә агымдагы елда өстәмә рәвештә якынча 200 мең бала ял итә алачак, дип планлаштырыла.
– Әзерлек эшләре актив алып барылуга карамастан, ел саен аерым проблемалар килеп туа: алар арасында кадр­лар җитешмәү, туклану һәм иң мөһиме – хәвефсезлеккә бәйле мәсьәләләр бар, – диде Дмитрий Медведев.

Моңа бәйле Премьер-министр балалар төркемнәрен автобусларда, поездларда йөртүдә таләпләрне бозган өчен җаваплылыкны арттыру, шулай ук, аларны тукландыруны тулысынча тәэмин итү зарурлыгын билгеләде.

Дмитрий Медведев балалар ялын оештыруның алдынгы тәҗрибәсен өйрәнергә чакырды.

– Бездә балалар ялын оештыруның совет чорыннан калган бай традицияләре бар. Әмма алар белән генә чикләнү дөрес булмас, – диде Премьер-министр. – Бу юнәлештә “Артек”, “Орленок”, “Смена”, “Океан” кебек лагерьларның тәҗрибәсе зур. Җәйге ялдан балалар канәгать калырга тиеш.

Башкортстанда быел балалар ялын оештыру һәм аларны сәламәтләндерү белән 2680 оешма шөгыльләнәчәк. Шуларның 95е – шәһәрдән читтә урнашкан сәламәтләндерү, 1440ы – белем бирү оешмалары булдырган көндезге лагерьлар, 25е – шифаханә төрендәге, 120се – палаткалы, 1000е – хезмәт һәм ял итү лагерьлары.

Агымдагы елда 334 мең баланың ялы оештырылачак. Бу мәктәп укучыларының гомум санының 81,6 процентын тәшкил итә, узган ел күрсәткечләре белән чагыштырганда, бу 1,3 процентка күбрәк. Кара диңгез буенда – 3,8 мең, шул исәптән, “Орленок” Бөтенрусия балалар үзәгендә – 340, Кырым Республикасында 850 бала ял итәчәк.

Республиканың балалар ялын оештыруга тәгаенләнгән бюджеты 1,57 миллиард сум тәшкил итте. Федераль бюджет исәбенә (85,87 миллион сум) авыр тормыш хәлендә калган 5 мең 67 бала ял итәчәк, дип планлаштырыла.
Читайте нас: