+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
2 август 2016, 02:00

Сүнмә, өмет!

Авыру балаларга күп очракта гади халык ярдәмгә ашыга.Редакциягә авыру балаларны дәвалау өчен акча җыю турында чираттагы хат килеп төште. Мондый хатлар һәрвакыт җанны телгәли, йөрәкне әрнетә. Ни өчен бәхетсез ата-ана сабыйларын дәвалау өчен кешедән хәер сорашырга тиеш? Дәүләт бу бурычны үз өстенә алаламы?

Берничә ел элек бер хезмәт­тәшебезнең өч яшьлек улына “рак” диагнозы куйдылар. Ул куелганчы нарасый тәмуг газапларын кичереп өлгерде. Аннары Мәскәүдә дәваланырга кирәк булды. Шунда булдыралганча акча җыйган идек. Кызганычка каршы, сабый терелмәде...

Аннары бер танышыбызның кызында авыр кан чире табылды. Бер опе­рацияне бушлай ясадылар, икен­чесенә акча таләп иттеләр, чөнки “квота бетте”. Бюджет өлкәсендә эшләүче бу ханымның хезмәттәшләре 500, 1000әр сум акча җыйды. Ә кирәкле сумма — берничә мең доллар!

Мондый очраклар һәммәбезгә дә билгеле. Балалары рак, ДЦП һәм башка чирле балалары булган ата-аналарның ярдәм ялваруы белән Интернет, гәзитләр тулган. Алар күп булган саен ярдәм сораучыларга төрле пычрак сүзләр ишетергә туры килә: чирле балалары исәбенә баерга телиләр, исәп ачу белән затлы машина алдылар һәм башкалар.

Ата-аналарны, кагыйдә буларак, табиблар да аңламый. Ни өчен акча җыярга, меңнәрчә долларны илдән читкә чыгарырга кирәк? Баланы монда да дәвалыйбыз, ә терелтеп булмаган балага беркайда да ярдәм итә алмаячаклар, имеш.

Акча күчерү турында игълан куйганнарның биштән бер өлеше генә максатына ирешә, дип исәпли белгечләр. “Кайчак балаларны чит ил дәва­ханәләренә алып китәләр, коточкыч зур күләмдә акча түлиләр, аннары бу сабыйлар барыбер безгә килеп эләгә, еш кына аларны үләргә алып кайталар”, — ди алар. Ә акча инде тотылып беткән була...

Әйе, туган илендә баланы таш­ламаячаклар, әлбәттә, дә­валаячаклар, коткарырга тырышачаклар. Әгәр дә үзебезнең медицина ярдәм итә алмаса, ата-анага баланы чит илдә дәваларга акча бүлеп кенә калмый, хәтта алып барырга булышачаклар. Ләкин дәүләт акчасына анык кайсы бала дәваланачагын Сәламәтлек саклау министрлыгының махсус комиссиясе хәл итә. Әгәр дә бала чирли һәм сызлана, терелеренә өмет бар, әмма моның өчен илдә тиешле медицина җиһазлары яисә табибларның тәҗрибәсе җитешми икән, шул вакытта махсус комиссия “әйе” диячәк.

Тик дәвалаудан файда булмаячак балага алар дәүләт акчасын исраф итмәячәк. Бу чирле баланың ата-анасына зур фаҗига булса да, табибларның карарында ниндидер дөреслек бар кебек. Чөнки, ничек кенә теләмәсен, дәүләт бөтен мохтаҗларга да кыйммәтле хакка дәвалану өчен акча бүлә алмый. Бу бер генә дәүләтнең дә көченнән килми, димәкче табиблар.

Менә шундый очракларда ата-анага үзенә генә ышанырга кала. Тагын да аларның кайгысына битараф булмаучыларга. Мондый мисаллар аз түгел. Үзебезгә килгән хатлардан чыгып кына да әйтә алабыз. Менә Бөре шәһәрендә яшәүче өч яшьлек Рафаэль Булатовның әнисеннән килгән хат. Рафаэльдә авыр формадагы ДЦП авыруы. Моннан тыш, диагнозында тагын әллә никадәр чирләр язылган.

“Минем улым коточкыч газаплар кичерде, туганнан соң 9 көн һушсыз ятты. Үзе генә сулыш ала алмады, йөрәге көчкә типте, канын алыштырдылар, гел көзән җыерды, нәтиҗәдә баш мие шешү... Бу иң авыр көннәребез иде. Табиблар яшәүгә өмет бирмәде яисә аның “яшелчә” булып гомер итүен юрады. Ләкин ул бит тере калды һәм дәвалауга, тернәкләндерүгә мохтаҗ! Табиблар чыгарган карарга карамастан, Рафаэль бик теремек бала, музыканы ишетә, кул-аякларын селкетә. Мультфильм карарга, балалар җырларын, әкият укыганнарын тыңларга ярата, рәсемнәрдән куяннарны һәм үрдәкләрне күрсәтә.

Гомеренең зур өлешен ул дәваханәләрдә үткәрде. Туганнан бирле аны көчле баш өянәге җәфалый, буыннары сызлый. Рафаэль — бердәнбер яраткан улыбыз. Ул йөри, утыра һәм әйләнә алмый. Ләкин без кайчан да булса уңышка ирешәчәгәбезгә ышанабыз. Тернәкләндерү үткәннән соң ниндидер алга китеш күзәтелә, шуңа күрә безнең яхшыга өмет зур”, – диелгән хатта.

Рафаэльгә Уфаның “Эльмар” үзәгендә тернәкләндерү үтәргә кирәк. Гаиләнең финанс хәле бик авыр. Өч ел инде әти-әнисе сабыйны үз исәбенә дәвалый, табиблардан консультация алу өчен Русиянең төрле шәһәрләренә барырга туры килә. Өстәвенә, Булатовлар кеше фатирында яши. Гаиләдә әтиләре генә эшли. Дәвалану өчен түләүгә акчаны “Капля Добра” хәйрия фонды җыя. Хатка “Эльмар” физкультура-савыктыру үзәгендә үткән бер дәвалану курсы өчен исәп квитанциясе дә беркетелгән. Ул 83 500 сум тора.

Безнең илдә ДЦП дәвалауга бирешмәгән хроник авыру дип исәпләнә. Тулысынча терелтеп булмаса да, ниндидер үзгәрешләр барыбер була бит. Рафаэльне әнә “яшелчә” булып, һушсыз, хәрәкәтсез генә ятар, дисәләр дә, сабый музыканы да аңлый башлаган. Рәсеменә күз салыгыз, матур, теремек, шат күңелле малай. Әкиятләр тыңларга ярата. Ә аларда һәрвакыт яхшылык яманлыкны җиңә. Рафаэль дә безнең ярдәм белән “зәһәр чир” дигән дию пәриен бер җиңәр, дигән ышанычта калабыз.

Рафаэльгә ярдәм итәргә теләүчеләр өчен:
Получатель БФ “КАПЛЯ ДОБРА”
ИНН 3906319842
Счет плучателя: 40703810300000000284
Банк получателя: КБ “ЭНЕРГОТРАНСБАНК” (ОАО)
Корсчет: 30101810800000000701
БИК 042748701
Назначение платежа: для Булатова Рафаэля.
Читайте нас: