+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
25 август 2016, 02:00

Яңа фатирда – матур тормыш

Дәүләт программасы ярдәмендә шушы көннәрдә Дүртөйле шәһәрендә 28 кеше өй туйлады.Августның бу кояшлы иртәсен Дүртөйле шәһәрендә яшәүче яшь пар – Лилия һәм Илшат Ганиевлар гомер буена онытмаячак. Нәкъ менә шушы көнне аларга өр-яңа фатир ачкычлары тапшырылды. Ганиевлар белән бергә шушындый ук шатлыклы вакыйганы Дүртөйле шәһәрендә тагын 28 кеше билгеләде.

— Бер ай элек кенә улыбыз Роберт дөньяга аваз салды. Һәр бала үз бәхете белән туа, диләр бит. Менә хәзер үз фатирыбызда сөенеп яшәр вакыт җитте, — дип куанычлары белән уртаклашты яшь әни Лилия Ганиева. — Йортыбызда барлык төзелеш эшләре дә югары сыйфат белән башкарылган, диварларга яхшы обойлар ябыштырылган, су да, ут та, ризык әзерләр өчен плитә дә бар. Күчен дә рәхәтлә­неп яшә! Подъезд аллары заманча иркен, сабыйларыбызны уйнатыр өчен балалар мәйдан­чыклары җиһазлан­дырылган.

Лилиянең гаиләсенә 35 квадрат метрлы бер бүлмәле фатир бирелсә, аның карт­әнисе, 77 яшьлек Рима Низамова бу көнне 51 квадрат метрлы ике бүлмәле фатирга ия булды. Шулай итеп, Дүртөйле шәһәренең Совет урамындагы ике катлы иске агач йортта озак еллар гомер кичергән гаилә әгъзалары яңа торак хуҗаларына әверелде.
— Ә безгә өч бүлмәле фатир бирелде, — дип әңгәмәгә кушылды тагын бер пар.

Рузалия белән Станислав Шәмиев­лар да яңа тораклы булганчы озак еллар авария хәлендә дип табылган ике катлы агач йортта яшәгән. Шунда туган уллары Арсенга инде 18 яшь тулган. Ул үзаллы тормышка аяк басарга тора. Ә менә 8 яшьлек кызлары Яна әти-әнисе белән яңа фатир ачкычларын алырга килгән иде.

Бәхетле фатир хуҗаларын Дүртөй­ле районы хакимияте башлыгы Ринат Хәйруллин ихлас тәбрикләде.

— Районда 2012 елның 1 гыйнварына 13 йорт авария хәлендә дип табылган иде. 2013-17 елларга исәплән­гән программа буенча без 216 кешене сүтелергә тиеш булган иске торактан яңа йорттагы фатирларга күчерү мәсьәләсен хәл итәбез. 2014-15 елларда 81 кеше яңа 31 фатирга керде, былтыр һәм быел 70тән артык кеше өй туе үткәрү бәхетенә иреште, — дип сөйләде Ринат Мәсгуть улы. — Әлеге вакытта бишенче социаль йорт төзелә башлады. Ул, ятим балаларга, Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм торакка чиратта торучы башка гражданнарга тәгаенләнгән.

Яңа фатир хуҗалары төзелешнең генераль подрядчысы “Сальвия” җәмгыяте эшчәннәренә зур рәхмәтен җиткерде. Йорт энергияне сакчыл тотыну технологиясе буенча төзелгән. Былтыр җәй башында аңа нигез салынса, рекордлы кыска вакыт эчендә ул файдалануга тапшырылды.

— Әлеге йорт Дүртөйле районы хакимияте заказы буенча төзелде, — диде “Сальвия” җәмгыяте генеральный директоры урынбасары Нияз Гыйльметдинов. — Финанслау, материаллар белән өзеклек булмагач, эш тиз барды. Йортның һәр кирпеченә төзүчеләре­безнең күңел җылысы, күз нурлары сеңгән, шуңа биредә яшәүчеләрнең тормышы да күркәм булыр дип ышанабыз.
Читайте нас: