+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
20 сентябрь 2016, 02:00

“Күптән кирәк иде!”

“2014-2017 елларда авыл территорияләрен тотрыклы үстерү” федераль программасы кысаларында республика авылларында яңа фельдшер-акушерлык пунктлары төзү дәвам итә. Шундый социаль объектларның берсе узган пәнҗешәмбедә Илеш районының Кадер авылында ачылды.

Кадер райондагы иң эре авыллардан санала. Биредә 640 кеше, шул исәптән, 123 бала яши. Моңа кадәр авылдагы фельдшер-акушерлык пункты уңайлыклары булмаган иске бинада урнашкан иде. Район хакимияте карары белән бу социаль объект федераль программага кертелгән. Нәтиҗәдә, ике ай эчендә яңа фельдшер-акушерлык пункты калкып чыккан. Төзелеш эшләрен Ришат Мәганәвиев җитәкләгән “Илеш ПМК” җәмгыяте алып барган.

Кадерлеләрне яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылу белән котларга бик күп кунаклар килде. Алар арасында район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин, Сәламәтлек саклау министрлыгының баш терапевты Венера Мостафина, район үзәк дәваханәсенең баш табибы Рәзидә Гатауллина да бар иде.

— Соңгы елларда район буенча алты яңа фельдшер- акушерлык пункты ачылды. Безнең тагын ике ФАП кына төзисебез калды. Русия Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан булдырылган мондый максатлы программалар эшләп торганда, алары да тиз арада төзелеп сафка басар, дип ышанабыз, — диде Илдар Иршат улы.

— Бүген икътисади авырлыклар нәтиҗәсендә кайбер төбәкләрдә фельдшер-акушерлык пунктлары ябыла, шундый вакытта сездә яңасының ишекләре ачылуы, чыннан да, сөенечле хәл. Сез хәзер заманча шартларда беренче медицина ярдәме алачаксыз, — диде Венера Хәсән кызы.

— Кадер авылы искитмәле матур табигать кочагында урнашкан. Шушы матурлыкны ямьләп, яңадан-яңа объектлар калкып чыгу безнең өчен икеләтә шатлык. Берничә ел элек район хакимияте ярдәме белән мәктәбебез бинасы яңартылса, инде менә яңа ФАП калкып чыкты. Русия, республика Хөкүмәте, район хакимияте тарафыннан авыл кешеләренә карата шундый хәстәрлек күрелүенә без бик шат, — диде урындагы М. Горький исемендәге хуҗалык җитәкчесе Иршат Гыйльфанов.

ФАП мөдире Зәбирә Габдрахманованың чыгышы да хуҗалык рәисенекенә аваздаш булды. Шушы объектны салдыруда башлап йөрүчеләргә һәм төзүчеләргә ул барлык авыл халкы исеменнән рәхмәт белдерде.

Арытаба Ришат Мәганәвиев мөдиргә символик ачкыч тапшырды, аннан соң кызыл тасма киселде. Аны кисү хокукы мәртәбәле кунакларга бирелде. Аннан соң барысы да бина эченә үтте. Тантанага җыелучылар 65 квадрат метр мәйданны биләгән бинадагы авыруларны кабул итү, процедуралар үткәрү, хуҗалык бүлмәләрен карады. Авыл кешеләре: “Яңа фельдшер-акушерлык” пункты күптән кирәк иде. Болай булгач, Кадеребез яшәячәк!” дигән уйлар белән өйләренә таралышты.

Кадерлеләр белән килешмәү мөмкин түгел, ил, республика, район җитәкчелеге авыл халкының тормыш-көнкүреш шартларын шулай кайгыртып торганда нишләп бетсен әле ул безнең авыллар?! Халык сәламәт булганда, шөкер, авылларыбыз да яшәр!
Читайте нас: