+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
4 октябрь 2016, 02:00

Ана капиталы арттырылмаячак

Русия Хөкүмәте киләсе елда икенче бала туган гаиләләргә бирелүче ана капиталы күләмен арттырмау турында карар кабул итте. Бу турыда Русиянең хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Максим Топилин белдерде.

Ана капиталы Русиядә 2007 елдан башлап гамәлдә. Аны туган яисә уллыкка алынган икенче бала тәрбияләүче гаиләләр алырга хокуклы. Тәүдә әлеге программа агымдагы ел ахырына кадәр гамәлдә булачак, дип планлаштырыла. Әмма ил Президенты Владимир Путин карары белән ул ике елга озайтылды.

2015 елда Федераль җыелышка Юлламасы белән чыгыш ясаганда, Владимир Путин әлеге программаны финанслауның бюджет өчен елдан-ел катлаулануын белдерде.

2007 елда ана капиталы 250 мең сум тәшкил итә иде. Арытаба ул ел саен арттырылып, 2015 елга 453 мең сумга җитте. Агымдагы елда аны 4,8 процентка арттырып, 475 мең сумга җиткерү планлаштырылган иде. Әмма Хөкүмәт аны индексацияләүне туктатты.
Читайте нас: