+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
29 октябрь 2016, 02:00

сабый елмаюы – бәясез

“Ачык учлар” (“Открытые ладошки”) социаль программасы старт алу уңаеннан Уфада ревматология авырулары булган балалар өчен чагу бәйрәм оештырылды. Программаның максаты – авыру балаларны социальләштерү. Аның кысаларында Республика клиник балалар дәваханәсенең кардиоревматология бүлегендә дәваланучы сабыйлар эмоциональ халәтне яхшыртуга юнәлтелгән иҗади дәресләрдә катнаша.

Уфа — бу программа үткәрелүче унберенче төбәк. Ревматология авырулары булган балаларны социаль­ләштерү, иртә диагностика һәм дәвалый башлау тәҗрибәсен кертү, комплекслы реабилитация һәм социальләштерү программаларын булдыру, авыру балалар һәм аларның ата-аналары очрашырга мәҗбүр булган проблемалар хакында җәмгыять диалогын үстерү буенча Русиядә балалар ревмато­логиясендәге мөһим мәсьәләләрне хәл итү зарурлыгына игътибарны җәлеп итү — әлеге программаның төп эшләре. Программа “AbbVie” глобаль биофармацевтика компаниясе тарафыннан тормышка ашырыла.

— Заманча терапия ревматология авырулары булган балаларны дәвалау һәм реабилитацияләүдә яхшы нәтиҗә бирә, ләкин озак вакыт дәваханәдә яту кирәклеген юкка чыгармый. Безнең пациентлар – балалар, алар яшьтәшләре белән даими аралашуга һәм социаль үсешкә мохтаҗ. Тик еш госпитализацияләнү сәбәпле, бу гел мөмкин түгел. Шуңа без нәни пациентларга ярдәм итүче “Ачык учлар” программасын хуплыйбыз, — диде профессор, республика Сәламәтлек саклау министрлыгының төп балалар ревматологы Виктор Малиевский.
Читайте нас: