+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
3 ноябрь 2016, 02:00

Дәүләт программасы озаЙтылды

Премьер-министр Рөстәм Мәрданов рәислегендә Хөкүмәт Президиумы утырышы үтте. Анда 2017-22 елларга “Башкортстан Республикасында уңайлы мохит” дәүләт программасы проекты каралды.

Әлеге программа — инвалидлар тормышының мөһим өлкәләрендә көнкүрештә һәм хезмәтләр күрсәтүдә уңайлылык дәрәҗәсен арттыру буенча чараларны гамәлгә ашыручы документ.

Аны финанслауның гомум күләме республика бюджеты исәбенә 131,2 миллион сум тәшкил итә. Моннан тыш, федераль субсидияләр һәм төбәкнең муниципаль берәмлекләре бюджетлары акчаларын җәлеп итү планлаштырыла.

Дәүләт программасын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә 2022 елга өстенлекле социаль объектларның 72,5 проценты инвалидлар өчен уңайлаштырылачак. Программа кысаларында өстәмә рәвештә тагын 95 объектны инвалидларны хезмәтләндерү өчен җайлаштыру, шулай ук, 4 яшькә кадәр үсешендә тайпылыш булган балаларның 30 процентына реабилитация хезмәтләре күрсәтү күзаллана.
Читайте нас: