+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
12 ноябрь 2016, 02:00

Сәламәт буын тәрбиялибез!

Спорт-савыктыру проектының максаты шундый.Республика җитәкчесе Рөстәм Хәмитов башлангычы белән узган елдан Башкортстанда “Сәламәт буын — көчле төбәк” проекты эшләп килә. Аңа ярашлы, спорт сыйныфлары Борай, Гафури, Кырмыскалы, Нуриман районнарында, Агыйдел һәм Уфа шәһәрләрендә ачылган.

Җәй ахырында Стәрлебаш районына эш сәфәре белән килгән яшьләр сәясәте һәм спорт министры Андрей Иванюта тәкъдиме белән биредәге Первомайский мәктәбендә спорт сыйныфы ачылган.

— Спорт базасы көчле, — ди мәктәпнең директоры Тимерхан Насыйров. — Баскетбол, волейбол, җиңел атлетика белән шөгыльләнү өчен барлык шартлар бар, спорт кирәк-яраклары җитәрлек. Җәй буе мәктәпнең спорт мәйданчыгыннан кеше өзелми.

Спорт-савыктыру сыйныфына уку елы башыннан 14 бала кабул иткәннәр. Сыйныф ярышларда катнашу, югары күрсәткечләр артыннан куу өчен тупланмаган. Гадәти уку планы буенча каралган 3 сәгать физкультурага тагын 6 дәрес өстәлгән. Алар барысы да уен формасында уза. Мәктәптә озаграк булгач, әлбәттә, өстәмә ашату каралган. Район хакимияте башлыгы Фәнүр Туктаров, мәктәп коллективы башлангычын хуплап, мөмкин булганча ярдәм итә, балаларны спорт киеме белән тәэмин итү юлларын тапкан.

Спорт сыйныфы физкультура укытучысы Зөлфия Гыйльмановага тапшырылган. Әйткәндәй, 2012 елда Зөлфия Мөсәвир кызы “Республиканың иң яхшы физкультура һәм спорт хезмәткәре” дигән мактаулы исемгә лаек булган. Спортка мәхәббәт Зөлфия Гыйль­манованың гаиләсеннән үк килә. 2007 елда алар Туймазыда “Гаилә стартлары”нда катнашып — беренче, бер елдан икенче урын алган. Саратовта узган “Авыл уеннары” спартакиадасында Гыйльмановлар гаиләсе Башкортстан данын яклаган, анда дүртенче урынга лаек булган. Зөлфия — гер спорты буенча район җыелма командасы әгъзасы да. Аның укучылары баскетбол, көрәш, чаңгы, йөгерү, шахмат буенча төрле дәрәҗәдәге ярышларда катнаша һәм җиңүләр яулый.

— Бер генә ярыштан да читтә калмаска тырышабыз! — ди тынгысыз укытучы.

Киләсе елда авылда 28 бала беренче сыйныфка керәчәк икән. Димәк, ике спорт сыйныфы ачарга мөмкинлек булачак. Моны укытучылар да, ата-аналар да түземсезләнеп көтә, чөнки сәламәт тәндә — сәламәт рух.
Читайте нас: