Демография мәсьәләләре буенча үткән киңәшмәдә республика Хөкүмәте, министрлыклар һәм ведомстволар, район һәм шәһәрләр хакимиятләре җитәкчеләре катнашты. Республикадагы демографик хәлнең бүгенге көндә бик мөһим проблема икәнен белдерде Рөстәм Хәмитов.
– Демографик күрсәткечләр хакимиятләр эшчәнлеген бәяләүдә төп критерийларның берсе булып тора. Республика гражданнары һәм ил Президенты алдында эшләр торышы буенча мин шәхсән җавап тотам. Ә сез, төбәк җитәкчеләре буларак, үзегезнең халык һәм минем алда җавап тотарга бурычлы, шул исәптән демографик хәл буенча да. Икътисади тотрыклылык һәм социаль иминлек буенча безнең җаваплылык уртак, – диде Рөстәм Зәки улы.
Үткән ел республикада 55708 бала туган. 2015 елда – 59028. Туым 5,5 процентка кимегән (илдә – 2,6 процент). Балалар туу темпы түбәнәю буенча безнең республика илнең арттагы төбәкләре арасында. Саннар телендә: 2016 елда 3320 балага кимрәк туган.
Демографик хәл катлаулануның сәбәпләрен дә билгеләп үтте республика Башлыгы: күп булмаса да, гомум халык саны кими, бала табу яшендәге хатын-кызлар азая, күп гаиләләр бала табуны соңгарак калдыра. Бала табучыларның уртача яше 25тән 27гә үзгәргән. Бу репродуктив вакытның азаюы хакында сөйли.
– Кызганычка каршы, киләчәктә туымның тагын да түбәнәюенә без әзер булырга тиеш. Ләкин 2016 елдагы күрсәткечләр белән килешү мөмкин түгел, – дип ассызыклады Рөстәм Хәмитов. – Бу хәлнең килеп чыгуы республика Хөкүмәте, министрлыклар һәм демографик хәл торышына мөнәсәбәте булган башка оешмалар эшчәнлегендәге җитешсезлекләр нәтиҗәсе, дип саныйм.
Мәсьәләгә җитди караш, килеп туган хәлгә анализ һәм аның үсешен алдан күрү кирәклеген, әлегә моның юклыгын билгеләде Рөстәм Зәки улы:
– Анализ күрсәтүенчә, хәтта иң имин төбәкләрдә дә, аеруча авыл җирендә хәлләр начар. Социаль-икътисади яктан яхшы булган районнарда да демографик күрсәткечләр түбән төшкән.
Без бәхетле!
Дөньяга сабый аваз сала... Аны өзелеп көтеп алган ата-анасы өчен моннан да бәхетлерәк мизгел бар микән? Уфада яшәүче Альбина һәм Роберт Хәсбетдиновлар да кичә гомерләрендәге иң бәхетле мизгелләренең берсен кичерде. Алар Г. Куватов исемендәге Республика клиник дәваханәсенең бала тудыру бүлегеннән икенче сабыйларын алып чыкты.
– Чиксез бәхетлемен! Ходай безгә сөекле кызыбыздан соң ир бала бүләк итте. Әни булу – дөньядагы иң зур бәхет! – ди Альбина. – Шулкадәр әйбәт шартларда әни булу шатлыгына ирештем. Дәваханәнең һәр хезмәткәренә рәхмәт белдерәсем килә. Биредә барлык заманча җиһазлар, уңайлыклар бар.
Бәхетле пардан тиздән балалары туган яшь гаиләләргә 300 мең сум ярдәм биреләчәге хакында фикерләрен сорыйбыз.
– Хөкүмәткә рәхмәт, яшьләрне шулай дәртләндерү бик мөһим бит. 300 мең сум – тормыш башлаган кешеләр өчен сизелерлек ярдәм, – ди Альбина белән Роберт. – Ә шулай да балаң булу шатлыгы бәясез. Һәр яшь гаиләгә шундый бәхет телибез!
Балалар туу күрсәткеченә күп очракта дәваханәләр һәм бала тудыру йортларының эшчәнлеге начар йогынты ясавын һәм бу хакта кешеләрдән күп шикаять килүен дә әйтеп үтте республика Башлыгы. Кешеләр белән турыдан-туры эшләргә һәм аларның барлык сорауларына да җавап табарга кирәклеген ассызыклады. Бу уңайдан якын арада демографик хәлне яхшырту буенча ведомствоара эшче төркем булдырылачагын әйтте. Бу хактагы карарга ул киңәшмәдә үк кул куйды. Төркемгә Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Салават Сәгыйтов җитәкчелек итәчәк. Эшче төркемгә 1 мартка кадәр республикада 2017-20 елларда туымны арттыру буенча Хөкүмәткә план проекты кертергә йөкләтелде.
— Якын арада мин балалары туган яшь гаиләләргә быелдан алып торак шартларын яхшыртуга тотынырга бер тапкыр бирелә торган 300 мең сум социаль ярдәм хакында Указга кул куячакмын, — диде республика Башлыгы. — Район һәм шәһәрләрдә дә үзләренең ярдәм чаралары хакында уйланырга кирәк. Республиканың предприятие һәм оешмалары да читтә калмаска тиеш.
Салават Сәгыйтов үз чыгышында соңгы өч елда туым, үлем һәм суицидларның категорияләр буенча күрсәткечләренә анализ ясады.
Бүздәк, Краснокама, Балтач һәм Стәрлебаш районнары хакимият башлыклары күрсәткечләр түбән булу сәбәпләре һәм бу уңайдан күреләчәк чаралар турында чыгыш ясады.
Рөстәм Хәмитов ярты елдан соң демография буенча киңәшмәнең яңадан үткәреләчәге һәм, хәл үзгәрмәгән очракта кадрларга бәйле тиешле карарлар кабул ителәчәге хакында белдерде.