+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
2 март 2017, 17:14

Квартплатаны арттырулары гына җитмәгән!..

Республиканың торак-комммуналь хуҗалык тармагында былтыр 4,7 мең хокук бозу очрагы ачыкланган. Бу хакта Башкортстан Прокуратурасының рәсми сайтында хәбәр ителә.

Кайбер эре идарә итү компанияләре коммуналь түләүләргә бәяләрне нигезсез күтәргән. Мәсәлән, Яңавыл шәһәрендә җаваплылыгы чикләнгән «УЖКХ» җәмгыяте чүп чыгару өчен тарифны күпфатирлы йорт хуҗалары карарыннан тыш билгеләгән. Прокурор тикшерүеннән соң законлы булмаган тарифлар үзгәртелгән, бәяләрдәге аерма гражданнарга кире кайтарып бирелгән.
Хокук бозуларның бер өлеше коммуналь түләүләргә бурычлар белән бәйле. Мисалга, Нефтекама шәһәре прокуратурасы таләбе буенча, җаваплыгы чикләнгән «УК «Наш дом» җәмгыяте директоры, гражданнардан җыелган 10 миллион сум акчаны күчермәгән өчен 3 елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителгән, китерелгән зыян түләтелгән.
Күпфатирлы йорт хуҗаларының гомум җыелышын үткәрмичә генә ялган протоколлар төзү очраклары да булып тора. Андый хәл Уфа шәһәренең Комсомол урамындагы йортта ачыкланган. Нәтиҗәдә, РФ Җинаять кодексының 327нче мәддәсенең 1нче өлеше буенча җинаять эше кузгатылган, идарәче компаниягә 100 мең сум штраф салынган.
Читайте нас: