Моңа кадәр гаризалар ай дәвамында өйрәнелгән.
«10 ел эчендә 5 миллион гаилә программадан файдаланды, димәк, ул начар эшләми», – диде Дмитрий Медведев.
1 мартта Русия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы “ана капиталы” программасын 2023 елга кадәр озайтырга тәкъдим итте.
Узган елның декабрендә Русия Президенты Владимир Путин “ана капиталы” күләмен 2020 елның 1 гыйнварына кадәр 453 мең сум күләмендә калдыру турында законга кул куйган иде.