+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
10 март 2017, 13:35

Авырлы хатыннар... басып эшләячәк

“Роспотребнадзор” хатын-кызларның хезмәт шартларына яңа санитар-эпидемиологик таләпләр керткән. Яңартылган СанПиН йөкле хатыннарның компьютер артында утыру вакытын өч сәгать белән чикли.

Моннан тыш, җитәкче йөкле хатыннарны баскан һәм утырган килеш эшләргә мөмкинлек бирүче эш урыннары белән тәэмин итәргә тиеш. Шулай ук йөкле һәм 1,5 яшькә кадәр баласы булучыларга канцероген, мутаген һәм иммун системасына тәэсир итүче башка матдәләр белән эшләргә ярамый. Тиешле федераль ведомстволар тарафыннан хупланган очракта, яңартылган нормалар быел ук көченә керәчәк.
Читайте нас: