+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
11 март 2017, 02:00

Беренче балага — 300 мең сум!

Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов республикада демографик хәлне яхшырту буенча өстәмә чара­лар күрү турында указга кул куйды.

Документка ярашлы, Башкортстанда яшь гаиләләргә булышлык итү һәм туымны арттыру максатында агымдагы елның 1 гыйнварыннан яшь гаиләдә беренче бала тугач, торак сатып алу (төзү) яисә ипотека кредиты буенча төп бурычның калган өлешен каплату өчен 300 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелүче социаль түләү билгеләнә. Акчаны ата-ананың икесенең дә яше 35тән артмаган һәм торакка мохтаҗлар исемлегендә булган гаиләләр алачак.

Башкортстан Хөкүмәтенә бер тапкыр бирелүче социаль түләүне алу һәм аны файдалану шартларын, тәртибен, шулай ук, указны гамәлгә ашыруга бәйле чыгымнарны финанслау чыганакларын билгеләргә кушылды. Бу программа 2019 елның 1 гыйнварына кадәр гамәлдә булачак.

Указ үтәлешенә контрольлек итү Башкортстан Башлыгы Хакимиятенә йөкләтелде.
Читайте нас: