Дәүләт думасы депутаты, Социаль сәясәт буенча комитет әгъзасы Сергей Вострецов фикеренчә, туымны арттыруны башка юллар белән дәртләндерү турында уйланырга вакыт җитте.
Депутат, бала санына карап, гаиләләргә ай саен 3 меңнән 15 мең сумга кадәр акча түләү ягында. Әмма, ата-аналар бу акчаны башка максатта кулланмасын өчен, аның урынына балалар кибетләренә ваучерлар бирү яхшырак, ди ул. Шул рәвешле белем алу, шәхси үсешне тәэмин итүче башка программалар өчен дә түләргә була.
Моннан тыш, әлеге акчага җир участоклары, автомобиль сатып алу мөмкинлеге дә карала. Гомумән, депутатлар гаиләдә туган һәм тәрбиягә алынган балалар 18 яшькә җиткәнче, берсенә - 3 мең сум, икесенә - 8, өчесенә 15 мең сум акча түләү ягында.