+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
15 март 2017, 13:53

Мохтаҗларга ярдәм күрсәтик

Яз кояшы яктырак елмайган саен, тормыш төбенә төшеп, урамда калган кешеләрнең яшәеше бераз булса да җиңеләя башлый. Бу көннәрдә табигать кенә түгел, изге күңелле кешеләр дә аларның караңгы тормышын яктыртырга тырыша.

Бүген Уфада яшәү урыны булмаган кешеләргә ярдәм күрсәтү буенча Республика комплекслы социаль үзәге чираттагы акция үткәрә. Мохтаҗларга азык-төлек, өс һәм аяк киемнәре бирелә, аларга беренче медицина ярдәме дә күрсәтеләчәк.
Бу шәфкатьлелек акциясендә күңелләрендә игелеклелек хисләре саклаган барлык кешеләр дә үз ярдәмен башкаларга тәкъдим итә ала. Уфаның Совет районында үтәчәк чарага мохтаҗлар өчен киемнәр китерергә теләүчеләр булса, Вокзал урамы, 39 а, адресы буенча 15-16 сәгатьтә сезне шатланып каршы алачаклар. Мохтаҗларга битараф булмыйк, дуслар!
Читайте нас: