+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
21 март 2017, 02:00

Түләү яңадан исәпләнәчәк

Компенсация алу һәм ташламалардан файдалану кагыйдәләре үзгәрде.Балалар бакчасына йөрүче сабыйлар нурлы кояш елмаюыннан иркәләнеп, “Яз килә!” дип сөенгәндә, ата-аналарны бу яз зур борчуга салды. Мартта балалар бакчасына түләүнең кинәт артуы һәм ташламалар туктатылуы зур шау-шу тудырды.

Уфалы Әминә Иванова ташламаларны кайтаруны таләп итеп, республика Башлыгы хакимиятенә петиция әзер­ләде. Хаклар артуга ризасызлык белдереп, ике меңнән артык әти-әни аңа кул куйды.

Анда белдерелүенчә, 1 мартта барлык субсидияләр туктатылгач, беренче һәм икенче балага да аена 2772 сум түләргә кирәк булачак. Ике бала өчен бу 5544 сум тәшкил итәчәк. Гаилә бюджетының шактый өлеше шуңа китәчәк, димәк. Моннан тыш, баланы тәмле итеп ашатасы, киендерәсе, төрле түгәрәкләргә дә йөртәсе килә бит әле. Күпчелек ата-аналар фикеренчә, бу кадәр акча түләргә тиеш булган очракта, алар кечкенәләрне бакчага йөртмәячәк. Болай итү, әлбәттә, беркем өчен файдага түгел. Балалар бакчага йөрергә, сәләтен үстерергә, җәмгыять эчендә ныгып, чыныгып үсәргә, тәрбия­ләнергә тиеш.

Компенсация алу хоку­кына кемнәр дәгъва итә ала? Шартлары нинди? Кая мөрәҗәгать итәргә? Бүген күп ата-аналарны шундый сораулар борчый.

Алдагы ике айда мәк­тәпкәчә балаларның ата-аналарына бакча өчен түләү яңадан исәпләнәчәк, дип белдерделәр республиканың Мәгариф министрлыгында. Башка айлар белән чагыш­тырганда, түләү турындагы март квитанциясендә, чыннан да, 1,5 тапкырга артык хак тора иде. Бу аерманы шәһәрдә яшәүчеләр ныграк тойды.

Мәгариф министр­лыгында аңлатуларынча, түләүнең туктатылып торуы 1 мартта “Мәгариф турында” Законның тиешле статьясына үзгә­решләрнең үз көченә керүе белән бәйле. Әмма аны бирү тәртибен көйләүче карар әлегә хокукый экспертиза үтә һәм озакламый аңа кул куелачак.

Яңа кагыйдәләргә ярашлы, компен­сациягә ата-аналарның берсе генә дәгъва итә алачак. Шул ук вакытта гаилә кереме һәркемгә яшәү минимумының бер ярым күләменнән артмаска тиеш. Шушы шартка туры кил­гәннәрнең барысына да түләү яңадан исәпләнәчәк. Белешмә өчен: бүген рес­публикада яшәү минимумы 8323 сум тәшкил итә. Димәк, һәр гаилә әгъзасына керемнәре 12 485 сумнан күбрәк булмаган гаиләләр компен­сациягә дәгъва итә ала. Ташлама бирү тәртибе элеккечә кала: тәүге бала өчен – 20 процент, икенчесенә – 50, өченчесенә – 70 процент ташлама каралган.

Элек бөтен гаиләләр дә компенсация алу хокукына ия иде. 2017 елның 1 гыйнварына кадәр, компенсация алуга ата-аналар тапшырган документларга өстәп, баланың гаиләсендә кеше башына уртача керемнең яшәү минимумының бер ярым күләменнән артмавы турында белешмә дә тапшырырга кирәк.

Белешмәне карарга кул куелган көннән алып, бала йөргән мәктәпкәчә учреждение урнашкан Халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге филиалында (бүлегендә) яки гариза язучының яшәгән (теркәлгән) урыны буенча алырга була.

Ата-аналарның белеш­мәне тапшыру вакыты бу елның 1 маена кадәр озайтылган.
Читайте нас: