Пенсияләр, пенсионерларның яшәү минимумы үсеше темпын исәпкә алып, ел саен 1 апрельдән индексацияләнә.
Русия буенча пенсионерларның яшәү минимумы 2015 елда – 7965, узган елда 8081 сум тәшкил итте.
Социаль пенсияләрне индексацияләгәндә Федераль законга ярашлы билгеләнгән аерым категория гражданнарның (чакырылыш буенча хезмәткә алынган хәрбиләр һәм аларның гаилә әгъзалары, Бөек Ватан сугышы ветераннары, радиация яисә техноген фаҗигә нәтиҗәсендә зыян күргән гражданнар һәм аларның гаиләсе, очыш-сынау составындагы хезмәткәрләр һ. б.) пенсияләре дә арта.
Әлеге үзгәреш 3,9 миллион, шул исәптән социаль пенсия алучы 3,1 миллион, пенсионерга кагылачак. Шул ук вакытта башка түләүләр дә артачак.
Бу максатларга исәпләнгән чыгымнар ел ахырына кадәр 4,9 миллиард сум тәшкил итәчәк.