+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
4 апрель 2017, 02:00

Үзәктә – халыкны социаль яклау мәсьәләләре

Русия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының киңәйтелгән коллегиясе утырышы үтте. Анда Русия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Ольга Голодец, Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Салават Сәгыйтов, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова катнаштылар. Утырышта министрлыкның узган елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре тикшерелде. Төп доклад белән әлеге ведомство министры Максим Топилин чыгыш ясады.

Утырышта, шулай ук, Башкортстанның социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре каралды. Салават Сәгыйтов үз чыгышында узган ел нәтиҗәләре буенча социаль-икътисади күрсәткечләрнең тотрыклануын билгеләде. Социаль әһәмияттәге барлык чыгымнар тулы күләмдә финансланган.

– Агымдагы елда мәшгульлек өлкәсендәге сәясәткә 1,7 миллиард сум каралган. Шул ук вакытта хезмәт базарындагы киеренкелек әлегә сакланып кала. Шуңа күрә республика Хөкүмәте 100-120 миллион сум күләмендә өстәмә акча бүләчәк. Алар, беренче чиратта, инвалидларны эшкә урнаштыруга, белем бирү учреждениеләрен тәмамлаучыларны стажировкага җибәрүгә, квалификация күтәрү һәм һөнәри белем бирүгә, вакытлыча эш белән тәэмин итүгә юнәлтеләчәк, – диде вице-премьер. – 2015-16 елларда Башкортстанда “Хезмәт базарындагы киеренкелекне киметү буенча өстәмә чаралар программасы” гамәлгә ашырылды. Ул республика предприятиеләрендә күпләп эштән кыскартуны булдырмау буенча өстәмә инструмент буларак файдаланылды, эш белән тәэмин итүчеләргә предприятиеләрнең квалификацияле хезмәткәрләрен саклап калырга, кадрларның һөнәри мобильлеген тәэмин итүгә, аларның белемен камилләштерүгә ярдәм итте.

Салават Сәгыйтов хезмәт мөнәсәбәтләрен легальләштерүгә дә аерым игътибар бүлде, халык арасында мәшгульлек хезмәтенең абруен күтәрү кирәклеген билгеләде.
Читайте нас: