+25 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
17 Апреля 2017, 12:23

Карлар белән бергә... юллар эри

Алар эри дә юкка чыга, нәтиҗәдә, республика авыллары еш кына юлсызлыктан интегә.

Төзекләндерү эшләренә һәр авыл хакимиятенә республика бюджетыннан ел саен бүленүче 500 мең сум еш кына җитми дә кала.
Әлеге фотода сез Бүздәк районының Михайловка авылы юлларын күрәсез. Алар баткаклыктан гына тора, анда юлның әсәре дә юк. Авыл халкы балаларын күтәреп йөртергә мәҗбүр, чөнки мәктәп автобусы авылга керә алмый.
Районның Гафури авыл Советы хакимиятеннән хәбәр итүләренчә, Михайловкада былтыр гына юллар төзекләндерелгән булган. Быел башка авыллар чират көтә. Аларда да шушылай "төзекләндерерләр" микән?
Читайте нас