+13 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
19 Апреля 2017, 12:37

Балалар бакчасына компенсациягә хаклысыңмы?

Балалар бакчасына түләүдә компенсация алыр өчен белешмәләр җыю вакытын июльгә кадәр озайту турындагы карар кичә Башкортстан Хөкүмәте Президиумы утырышында белдерелде. Әлеге компенсациянең күләме беренче балага - 20, икенчесенә - 50, өченчесенә һәм арытаба 70 процент күләмендә билгеләнә, акчага әйләндергәндә бу, шул тәртиптә, 306, 765, һәм 1071 сум дигән сүз.

“Кызыл таң” гәзите һәм сайтында язып үткәнебезчә, компенсация алуның бер шарты - гаиләнең кереме кеше башына якынча 12,5 мең сумнан артмаска тиеш. Керем турындагы белешмә социаль яклау үзәгенә тапшырыла, мохтаҗлык булу ачыкланганнан соң, ул балалар бакчасына тапшырыла.
Йөкле хатыннар, инвалид бала тәрбияләүчеләр, мәшгульлек үзәгендә исәптә торучыларга ташлама ясала. Льготалы категориягә караучы 40 меңгә якын гаилә бу исемлеккә автоматик рәвештә керә. Компенсация алуның үз шартлары бар. Ата-ананың берсе булса да рәсми эшләргә һәм үз мохтаҗлыгын белешмә белән исбатлый алырга тиеш. Көндезге бүлектә укучы студентлар да ташламага дәгъва итә ала, ә менә эшләмәүчеләргә компенсация бирелми.
Яңа таләпләргә ярашлы, хәзер ташламадан районнарда - 5 меңнән артык, шәһәрләрдә 17 меңгә якын гаилә төшеп кала.
Читайте нас