“Барысы да гади генә – күпме бюджет акчасы кирәклеген исәпләргә һәм Хөкүмәттә хәл итәргә кирәк”, -- диде министр урынбасары.
Якынча исәпләүләр буенча, эшләүче пенсионерларның пенсиясен индекслау өчен 200 миллиард сум чамасы акча таләп ителә.
Пенсия фондының Башкортстан бүлекчәсе мәгълүматларына караганда, республикада якынча 250 мең эшләүче пенсионер исәпләнә.