Анда уллыкка, кызлыкка алынган балалы гаиләләр, аларның опекуннары катнашачак. Бәйрәм кунаклары флешмоб, күңелле конкурслар, караоке, күргәзмәләр оештыра, курчак театры артистларының чыгышын карый алачак.
Теләге булганнарга чәкчәк пешерү серләренә дә төшенергә мөмкин булачак.
Фестивальне Уфаның опека һәм попечительлек идарәсе, “Гаилә” психология-педагогика, медицина һәм социаль ярдәм күрсәтү шәһәр үзәге оештыра.