+10 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Социаль өлкә
14 Май 2017, 04:20

Беренче бала өчен – 300 мең!

Иртәгәдән Башкортстанда яшь гаиләләрдән беренче бала туганда 300 000 сумлык социаль дәүләт ярдәме күрсәтү өчен гаризалар кабул ителә башлый.

Документлар Башкортстанның Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт комитетында, 100 санлы бүлмәдә, һәр сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә кабул ителә. Һәр чәршәмбе биредә үк әлеге ярдәмне алу шартлары белән таныштырган консультацияләр үтәчәк.

Хәтерегезгә төшерәбез: март аенда Башкортстан Башлыгы Р.З. Хәмитов “Демографик ситуацияне яхшырту өчен өстәмә чаралар күрү” турындагы Указга кул куйган иде. Ул республикада яшәүче яшь гаиләләргә дәүләт ярдәме күрсәтү, балалар тууын арттыруны күз уңында тота.

300 000 сумлык субсидиягә ир һәм хатынның яше 35тән артмаган, торакка мохтаҗлыгы документлар белән расланган яшь гаиләләр дәгъва итә ала. Мондый гаиләдә беренче бала 2017 елның 1 гыйнварыннан 2019 елның 1 гыйнварына кадәрге вакыт аралыгында туарга тиеш. Хатын кешенең ул мотлак беренче сабые булырга тиеш, ә ирнең алдагы никахлардан балалары булуы рөхсәт ителә.

Белгечләр фикеренчә, 300 000 сумлык социаль ярдәмгә республикада яшәүче 2000 чамасы гаилә дәгъва итә ала.
Читайте нас