Документларны республиканың Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт комитетына тапшырырга кирәк. 100 санлы кабинетта сишәмбе һәм пәнҗешәмбе кабул итү үткәрелә. Чәршәмбе гражданнарга субсидия алу мәсьәләсендә консультацияләр үткәреләчәк.
Якынча фаразлар буенча, бер тапкыр бирелә торган түләүләргә республиканың ике меңнән артык гаиләсе дәгъва итә.