“Күбәләк-балалар” (буллез эпидермолиз) дип бик сирәк генетик авырудан җәфаланучыларны атыйлар. Алар, тән тиреләре ныгымау, бик сизгер булу сәбәпле, көн саен бинтлап торуга мохтаҗ. Ә моның өчен бик күп матди чыгымнар таләп ителә. Бүген Башкортстанда бу авыру белән ике бала интегә. Алар: Кандра кызы Лиза Багрова һәм Благовещенда яшәүче Дан Шәмсетдинов.
Уфа шәһәре мотоклубы да әлеге балаларга игътибарны юнәлтү өчен мотоузыш уздырырга булды. Ул 16 майда үтәчәк.