Социаль өлкә
23 Мая 2017, 07:23

Чүп йөзә, комаклар йөгерешә...

Львов шәһәрендә шушы көннәрдә бик көчле яңгыр булган: 21нче майда гына да айлык явым-төшемнең 30 проценты яуган. Шәһәр урамнарын су баскан. Ә ул су бихисап чүп-чарны агызган. Су киткән урыннарда исә күселәр йөгерешеп йөри башлаган.

Львовта чүп чыгару зур проблемага әверелгән икән. Моның нәтиҗәсендә шәһәрнең санитар хәленә хәвеф белән янаучы хәл-шартлар туган. Былтыргы янгыннан соң Львовның шәһәр яны чүплеге ябылган һәм хәзер Галичинадагы чүп бөтен Украина буйлап "сәяхәт итә" икән.
Читайте нас