+18 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
24 Мая 2017, 05:53

Эш урыннары ярминкәсенә рәхим ит!

Бүген мәшгульлек җәмгыятьтә көнүзәк мәсьәләләрнең берсе санала. Икътисади кризис, оптимальләштерү кысаларында эшеннән бушатылучылар да булды. Шул ук вакытта, һөнәр үзләштереп тә эшкә урнаша алмаучылар бар. Мондый хәлдә калучыларны 25 майда Уфада үтәчәк вакансияләр ярминкәсе аеруча кызыксындырачак.

Мөһим чара Ибраһимов урамы 47/1 адресы буенча 10-12 сәгатьләрдә үтә. Аны Уфаның Совет районы буенча мәшгульлек үзәге филиалы оештыра. Биредә дәүләт, шәхси предприятиеләр вәкилләренә мөрәҗәгать итеп, эшкә урнашу мөмкин булачак. Студентлар да, эшеннән бушатылучылар да максатына ирешә алачак. Шул ук вакытта, эшләгән урыныннан канәгать булмаучыларга да бәхет елмаюы ихтимал. Иң мөһиме – үз көчеңә ышанырга һәм уңай нәтиҗәгә өмет итәргә кирәк.
Читайте нас