+17 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
1 Июня 2017, 12:42

Хокук сакчыларыннан балаларга бүләкләр

Дүртөйле районы буенча ведомстводан тыш сак бүлеге хезмәткәрләре бүген Балаларны яклау көне уңаеннан Иске Баеш авылында урнашкан интернатта булды.

Русия Федерациясе Милли гвардиясе гаскәрләре вәкилләренең килүе биредә тәрбияләнүче балалар өчен зур бәйрәмгә әверелде: хокук сакчылары аларга бик күп күчтәнәчләр бүләк итте. Бихисап тартмаларда җиләк-җимеш, татлы ризыклар гына түгел, уку әсбаплары да бар иде.
Шуны да әйтик: ведомстводан тыш сак бүлеге хезмәткәрләре балалар өчен мондый күркәм бүләкләрне ел саен әзерли. "Кадерле балалар! Сезгә якты тәэссоратларга бай балачак телибез", - диде тәбрикләү сүзендә үзәкләштерелгән сак пункты җитәкчесе Ришат Латыйпов.

Читайте нас