+24 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
2 Июня 2017, 07:30

Өчләтә шатлык шундый була!

Апрель азагында Дүртөйле ЗАГС бүлегендә зур вакыйга булды: биредә өч игезәк кыз тууы теркәлде! Сабыйларның әти-әнисе Лариса һәм Борис Первушиннарның йөзе кояштай балкый иде.

ЗАГС бүлеге җитәкчесе Эльза Садрыева әйтүенчә, Дүртөйле районында инде ун ел дәвамында өч игезәк туганы булмаган. Шунысын да билгелик: республикабызда агымдагы елда өч игезәк дөньяга килүенең бу - икенче очрагы. Беренчесе гыйнварда Уфа шәһәренең Киров районы ЗАГС бүлегендә теркәлгән.
Дүртөйле шәһәрендә гомер кичерүче күпбалалы Первушиннар гаиләсендә бүген чәчкә кебек биш кыз һәм баһадирдай дүрт ул тәрбияләнә. Әниләре – йорт хуҗабикәсе, әтиләре - шәһәрнең 4нче мәктәбендә физкультура укытучысы. Ларисаның да, Борисның да нәселләрендә өч игезәк булмаган. УЗИ нәтиҗәләрен белгәч, ике яклап та туган-тумача бер сөенгән, бер көенгән. Ә инде алты бала үстерүче Борис белән Ларисаны көтелмәгән яңалык бер дә куркытмаган.
Бердәм һәм тату гаилә үзләре төзеп кергән матур йортта яши. Ихаталарында кош-корт, кәҗә асрыйлар, бакчаларында яшелчә-җимешен үстерәләр. Тормыш-көнкүреш шартларын тагын да яхшырту максатында Первушиннар, йортларының икенче катын да төзекләндереп, өстәмә бүлмәләр булдырырга ниятли. Бәхетле парга сабырлык, зирәклек, үстергән балаларының игелеген күреп, озын гомер кичерүләрен телибез!
Фәнис Галләмов.

у.
Читайте нас