+24 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
2 Июня 2017, 06:53

Яшь әниләргә ярдәм арттырыла

Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Салават Сәгыйтов күпбалалы гүзәл затларга “Ана даны” медале тапшырды.


— Башкортстанда бу югары бүләк 7325 кешегә тапшырылды, - диде Премьер-министр урынбасары. – Бүген без янә 45 гүзәл затка "Ана даны” медале тапшырабыз. Әлеге тантананың Балаларны яклау көненә туры килүе дә шатлыклы, чөнки аларны әниләрдән дә яхшырак белүче, ышанычлырак яклаучы беркем дә юк.

Хөкүмәттә төбәктәге демографик хәлне яхшырту чаралары буенча эшче төркем оештырылуы зур өметләр уята. Яшь гаиләләргә тәүге бала тугач 300 мең сум пособие алуга гаризалар килә башлаган. Шулай ук студент гаиләләренә пособиеләрне арттыру һәм ярдәм итү планнары, башка чаралар расланган, алар яшь әниләргә күбрәк мөмкинлекләр бирәчәк дип көтелә.
Читайте нас