+17 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
6 Июня 2017, 11:47

“Ана даны” медале — Зәлиядә!

1 июнь — Балаларны яклау көнендә республика Хөкүмәтендә бер төркем күпбалалы аналарга “Ана даны” медале тапшырылды. Бүләкләнүчеләр арасында Илеш районы Рсай авылыннан Зәлия Ямалиева да бар иде.

Зәлия — урындагы почта бүлекчәсен җитәкли, тормыш иптәше Илдус белән 5 бала тәрбияли. Ямалиевлар гаиләсен рсайлылар тик яхшы яктан гына телгә ала.

Ямалиевларның йортлары киләчәктә дә шат сабыйлар авазыннан гөрләп торсын, балалары әти-әниләрен берсеннән-берсе күркәмрәк уңышлары белән куандырсын иде, дигән теләктәбез!
Читайте нас