+20 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
22 Июня 2017, 12:01

Хаклар - үргә!

Узган атнада республикада социаль әһәмияттәге азык-төлеккә янә хаклар артты.

Иң күбе – кәбестәгә. Ул 21 процентка артып, килограммы 49,78 сумга җиткән.

“Икенче икмәк” атна дәвамында 6 процентка кыйммәтләнгән – аның килограммы 45,13 сум.

Моннан тыш, алмага хаклар 5,9 процентка (98,66 сум), кишергә - 4,2 процентка (42,67 сум), башлы суганга - 3,9 процентка (38,92 сум) арткан.

Хаклары югарыга үрәгән азык-төлек исемлегендә шикәр комы, он, дөге ярмасы, тавык һәм сыер ите дә бар.
Читайте нас