+24 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
3 Июля 2017, 08:22

Башкортстанда ешрак ни сәбәпле үләләр?

Агымдагы елның биш аенда республикада 23315 кеше мәрхүм булган, бу, былтыргының шушы чоры белән чагыштырганда, 635кә азрак.

Аларның күпчелеге — 9220 кеше — инсульт, инфаркт һәм кан әйләнеше системасының башка чирләре нәтиҗәсендә үлгән.

Быел рактан еш үлә башлаганнар — 2892 кеше, йогышлы авырулардан — 403, сулыш алу органнары авыруларыннан 1346 кеше вафат булган. Соңгыларының саны былтыргыдан күбрәк.

Биш айда башка сәбәпләр белән 1599 кеше вафат булган. Шуларның 374е үз-үзен үтергән.

Икенче урында — юл-транспорт фаҗигаләре корбаннары — 134 кеше.

Алкоголь белән агуланудан — 27, суга батудан 20 кеше үлгән.

93 якташыбыз җинаятьчеләр кулыннан корбан булган.
Читайте нас